Кәҗә, Сарык һәм хуҗалар
Кәҗә белән Сарык көннәрдән бер көнне план корып, йорттан качмакчы булганнар.
Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәтник булганда, яшәгән, ди, булган, ди, Кәҗә белән Сарык. Аларның хуҗалары бай, уңган кешеләр булган, ди.
Малларын да мулдан ашатканнар, тәмле печән, туклыклы икмәк белән сыйлаганнар икән.
Ә менә Кәҗә белән Сарык бу рәхәткә “чыдый” алмаганнар, ахры. Көннәрдән бер көнне
болар “пыш-пыш” килеп, план корып, бу йорттан качмакчы булганнар. Кәҗә әйтә икән
Сарыкка:
– Туйдым мин боларга сөт саудырып, җитәр... китик моннан, Сарык дус?!
– Яз җитүгә йонымны кыркыйлар, имеш, аларга җылы оекбашлар кирәк икән... Җитте,
безнең өстән рәхәт күреп ятмасыннар әле бу хуҗа дигәннәре, - дип өстәп куйган
Сарык та.
Шулай итеп, бер капчыкка икмәк, икенчесенә печән тутырып, болар юлга кузгалганнар. Хуҗа кешеләр сизми дә калганнар аларның киткәннәрен. Баралар икән, баралар, бара торгач, хайран гына юл үткәннәр. Капчыктагы тәм-томнары да беткән. Алга карасалар, каршыларында урман икән. Озак уйлап тормыйча, аны-моны белмичә, Кәҗә сарыкка әйтә икән:
– Мондагы рәхәтлектер, мондагы байлыктыр, дустым, әйдә тизрәк керик урманга,
җиләкле печән ашарга!
–Әйдә, Кәҗәкәй, ашарыбызга да бетте, тамагыбыз да ачты, - дип хуплаган Сарык.
Урман эче караңгы,шомлы булып чыга бу йорт хайваннарына. Куркуларын бер-
берсенә белгертмичә, һаман алга таба баралар да баралар,ди, болар. Җиләкле печән
табуы да җиңел эш булып чыкмады. Тамак дигәннәре дә туймады бу ике дусның. Озак
кына бара торгач, Кәҗә түзмәде:
– Дустым, минем эчәсем, ашыйсым килә бит!
Сарык Кәҗәгә җавап бирергә өлгерми, аларның каршыларына бер көтү бүре килеп
чыга. Бүреләрнең авызлары ерык, бәхет баскан аларны, каршыларында күпме ризык бит.
Сарык боларның ниятләрен аңлап алды, ләкин ничек итеп качарга икәнлеген белми иде.
Ә Кәҗә:
– И дусларым, урманның әнә теге ягында бер көтү сарыклар бар, шуларга дип су эзләп йөри идек, чишмәнең кайда икәнлеген әйтә алмассыз микән?
Бүреләр аны-моны уйлап тормыйча, Кәҗә күрсәткән якка чабып та китәләр.
– Сарык, дустым, әйдә тизрәк, бу ерткычлар кире әйләнеп кайтканчы, кайтыйк өебезгә,- дип елап та җибәргән.
Сарык каршы килеп тормаган, куркуыннан Кәҗәдән дә алдан йөгергән. Йөгерәләр
икән, йөгерәләр, һаман кайту юлын таба алмыйлар. Утырып, кочаклашып, елап та алалар, менә дигән хуҗаларыннан киткәннәренә дә үкенәләр икән. Озак кына адашып йөргәннән соң, кайту юлын табалар. Сөенәләр дә инде үзләре. Барлык кыюлыкларын җыеп хуҗаларына кайтып гафу үтенәләр. Аларны куып чыгармыйлар, ләкин инде элеккечә рәхәттә дә яткырмыйлар. Кәҗә белән Сарык эш эшләп ашарга өйрәнәләр.
Әгъзәмова Гүзәл – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф
укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев