Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Яз кызы (әкият)

Яз кызы ел саен дөнья буйлап атлый икән. Анын артыннан җылы яктан кошлар да кайтып, үзләренә оя ясыйлар, шаян җилләр дә җылынып китәләр.

Борын-борын заманда ел фасыллары – җәй, кыш, көз, яз – бергә җыелышканнар да,  яшәү урыны турында сүз башлаганнар, ди. Һәрберсенең бер-берсенә якынрак урнашасы килә икән. Тик Яз кызы гына аларны һич кенә дә аңлый алмаган. Ничек инде илләр гизмичә, дөнья күрмичә яшәргә кирәк, дип уйлаган ул.  Әмма  аны яклаучылар  табылмаган. Үпкәләп, бер читкә барып утырган Яз кызы. Хәтта аның кояш шикелле сап-сары чәчләре, зәп-зәңгәр  зур күзләре, алсу төстәге ирене дә ничектер тоныкланып калган.

Аңа карап торганнан соң, калган ел фасыллары  киңәшләшкәннәр дә, Яз кызына илләр гизәргә рөхсәт бирергә уйлаганнар. Тик бер шарт куйганнар:  “Үз урыныңа кайтырга беркайчан да соңармыйсың.”, - дигәннәр. Бу сүзләргә Яз кызы бик сөенгән.

Яз кызы яланаяк салкын карга басып барганда, кар эри,  ә бу урыннарга умырзая чәчәкләре үсеп чыга икән.

Шулай  Яз кызы ел саен дөнья буйлап атлый икән. Анын артыннан  җылы яктан кошлар да кайтып, үзләренә оя ясыйлар, шаян җилләр дә җылынып китәләр. Бар нәрсә дә үзгәрә: юллардагы карлар эри, елгадагы бозлар кузгала, сулар ага башлый, агачлар яшелләнә икән. Кайвакытта, мавыгып китеп, соңгарак та калгалый, ләкин һәр елны туган ягына кайта.

Хәйруллин Наил, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучысы, Чаллы шәһәре.

Укытучы – Нафикова Ландыш Хопбулловна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев