Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Эшкә өйрәтү

Кинәт кемдер аның битенә сап-салкын су сибеп җибәрде. Марат күзләрен ачты...

Җәйге эссе көннәрнең берсендә булды бу хәл. Каникулларда эшкә өйрәнсен, вакытын бушка уздырмасын дип, әти-әниләре, эшкә киткәндә,  Маратка күп эшләр кушып калдырдылар: кишер түтәлендәге чүпләрне утарга, чәчәкләргә су сибәргә, каз бәбкәләрен ашатып, барлап торырга... Бу сүзләр Маратның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Каз бәбкәләре караусыз, чәчәкләр сусыз, түтәлләр чүпле килеш калды. Бар дөньясын онытып уйнарга кереште Марат. Мондый рәхәт көнне эш эшләп ятарга тагын. Ул, рәхәтләнеп, хәтфә үләндә йөгерде, тәгәрәде, туп типте...

Кинәт кенә күк йөзен кара болытлар каплады, давыл күтәрелде, ялан артындагы кара урманнан бер көтү каргалар күтәрелеп чыкты да, Маратны эләктереп алып, урманга таба алып китте. Куркуыннан малай кычкыра да алмыйча калды, һәм аңын җуйды.

Малай, аңына килгәч, кара урмандагы Убырлы карчык кулына эләгүен аңлады:

– Мин монда ничек килеп эләктем? Кайтарыгыз мине әти-әнием янына! – дип, елый-елый ялвара башлады.

– Әти-әни сүзен аяк астына салып таптаган күп малайлар эләгә минем йортка, әгәр дә мәгәр син алга таба да шулай, дөньяңны онытып, берни эшләми йөрисең икән, мин синнән бик яхшы хезмәтче ясыйм. Әнә күрәсеңме түбәмдә тезелеп утыручы каргаларны? Алар нәкъ синең кебек әти-әниләренә ярдәм итмичә, урамда трай тибеп йөрүче малайлар иде, – диде Убырлы карчык, бик усал итеп. Куркудан Маратның теле авызына ябышты, үтереп су эчәсе килә башлады.

Кинәт кемдер аның битенә сап-салкын су сибеп җибәрде. Марат күзләрен ачты. Янында, чиләк тотып, дусты басып тора иде:

– Ну куркыттың, малай! Башыңа эссе суктымы соң? Тор әйдә, нишләп ятасың?! Күрше урам малайлары белән су коенырга барабыз!

Убырлы карчыкның әйткәннәре Маратның колак төбендә әле дә яңгырап тора иде.

– Нинди су коену ди монда! Өйдә эшлисе эшләрем күп, - дип, Марат тиз генә өенә чапты.

Хаҗиева Ләйлә, Яр Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең 8 нче “а” сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев