Әби белән мырау әкияте
Борын-борын заманда Мырау һәм әби яшәгән. Мырау сөт ярата икән. Бер көнне әбинең Мырауга сөте булмаган. Мырау үпкәләп урманга киткән. Урман бик зур булган, бик караңгы... Анда күп төрле җәнлекләр яшәгән.
Тик Мырау куркып тормаган, урманның эченә үк кереп киткән. Бара торгач аңа Аю очраган. Аю әйтә икән: «Мин сине ашыйм!» – ди икән. Мырауның коты алынган дип уйлыйсызмы әллә? Бик ямьсез итеп ырлаган ул, һәм дә сыртын кабарткан. Аю шундук куркып урман эченә шылган.
Мырау тагын алга таба киткән. Бара икән, бара икән... Каршысына Бүре килеп чыккан. «Кем син? Кая барасың?» – дигән бүре. «Менә урманга йөрим әле, минем рөхсәттән башка нинди җәнлекләр яшәгәнен тикшерәм. Мин бу урманның хуҗасы бит! – дигән Мырау. «Бу нәрсә кечкенә булса да явыз күренә, башымны бетерер», – дип уйлаган бүре һәм куаклар арасына кереп тә качкан.
Әле аңа төлке дә, куян да очраган. Алар да тиз генә куркып китеп барганнар. «Нинди көчле икән бит мин!» дип сөенгән Мырау. Һәм шул сөенечен уртаклашырга дип кире өенә, әбисе янына кайтып киткән. Болай булгач, әбисен дә яклый алачак бит инде ул. Зерә яшәми!
Мырауны күргәч, әби бик сөенгән: ашарына сөт, ипи, эремчек биргән. Алар икесе әле бик озак гомер кичергәннәр. Һәм Мырау инде әбисен ташлап беркая да китмәгән. Безнең әкият тә шуның белән беткән.
Динислам Гасыймов, Кукмара районы, Арпаяз авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев