Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Бака яфрагы турында әкият

Бер хуҗаның бик матур гөлләр бакчасы бар икән.

Ул бакчада берсеннән-берсе гүзәл гөлчәчәкләр, нәркисләр, лаләләр, кашкарыйлар, миләүшәләр, канәферләр үсә икән. Бакча хуҗасы аларны бик кадерләп, яратып үстергән: вакытында ашлаган, төпләрен йомшарткан, су сибеп торган. Бу тәрбиядән һәм мәхәббәттән гөлләр көннән-көн матуррак, купшырак булып үсәләр икән.

Бакчаның бер почмагында, тыйнак кына, Бака яфрагы яшәгән. Гүзәл бакча чәчәкләре бу килбәтсез үләнне үзләре белән яшәргә лаек түгел дип уйлаганар, үзләренең яфраклары белән Бака яфрагына төшкән кояш нурларын тоткарлаганнар, хуҗалары сипкән суны, комсызланып, үз тамырларына гына сеңдереп барганнар. Ә Бака яфрагы бирешмәгән: төнлә, чәчәкләр йоклаганда, ул ай нурларыннан көч алган, иртәнге чык тамчылары белән тукланган. Менә бер көнне үлән чәчәк аткан. Моны күреп, бакчадагы чәчәкләр, Бака яфрагын мыскыллап, көләргә тотынганнар:

-Бу да булдымы чәчәк: төсе дисәң, төсе юк, исе дисәң, исе юк! Менә, ичмасам, без – нинди матурлар, бөтен кеше безнең гүзәллегебез, хуш исебез белән хозурлана! Синнән бер файда да юк ич, - дигәннәр.

Бака яфрагының кәефе бик төшкән, чак елап җибәрмәгән.

Бер көнне хуҗаның кызы, уйнаганда егылып, тезен канаткан. Бакчадагы чәчәкләр кечкенә кызчыкны бик кызганганнар, аңа ничек тә ярдәм итәселәре килгән. Әмма хуҗа аларга күз дә салмаган, тыйнак кына үсеп утырган Бака яфрагына барган. Үләннең бер яфрагын сак кына өзгән дә кызының тезенә япкан. Хуҗаның бу ямьсез яфракны сайлавына бик аптыраганнар чәчәкләр.

Берничә көннән кызчыкның ярасы төзәлеп тә беткән. Бака яфрагы матур булуга караганда, файдалы булу күпкә мөһимрәк икәнне аңлаган. Ә чәчәкләр, әлеге вакыйгадан соң, аннан көлмәгәннәр, киресенчә, ихтирам итә башлаганнар.

Яр Чаллы шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы А сыйныфы укучысы Хафизова Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев