Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Бабайда кунакта (чын әкият)

Әллә кайчан да түгел, ә безнең көннәрдә, бик зур мегаполиста бертуган ике малай, Алмаз белән Илназ яшәгән.

Әллә кайчан да түгел, ә безнең көннәрдә, бик зур мегаполиста бертуган ике малай, Алмаз белән Илназ яшәгән. Зур, заманча җиһазланган мәктәптә укыганнар. Мәктәптән кайтуга, аларны 
өйләрендә телевизор, компьютер, смартфон, планшет, уен приставкалары  көтеп торган.
Малайлар, өйләренә кайтып керү белән, бар дөньяларын онытып,  шул виртуаль дөньяга 
кереп китә торган булганнар.
Бу хәл аларның әтиләрен  бик борчый икән. Ул үзенең малайларын эшкә булган, уңган һәм 
акыллы балалар булып үсүләрен теләгән. Әти кеше уйлап тора-тора да, җәйгә каникул вакыты 
җиткәч, малайларны авылга, әби-бабалары янына кунакка кайтара.
Әби-бабайларының  авылы шәһәрдән бик еракта, әкияттәгедәй куе урманнар арасында була. 
Малайлар авылга үзләренең электрон “дуслары” белән килеп төшәләр, алар бар да элеккечә булыр 
дип уйлыйлар: көн-төн челтәрдә рәхәтләнеп вакыт үткәрербез диләр. Ни кызганыч, авылда 
интернет юк икән, ләбаса! Инде нишләргә? Әтиләре дә аларны калдырып,  олы юлдан тузан 
куптарып, шәһәргә кайтып китте.
Күңелләре төшкән малайлар, әкрен генә атлап, бабалары йортына керделәр. Аларны  көләч 
йөзле әбиләре һәм, эле генә пешеп чыккан, тәмле пәрәмәч исе каршы алды:
– Әйдәгез, балалар, өстәл янына, юлдан тамак ялгап алыгыз!  
– Безнең ашыйсы килми, - диделәр  күңелсезләнеп калган малайлар.
– Әбиегез пешергән ризыкны авыз итү мәҗбүри, - диде бабалары.
Теләр-теләмәс кенә өстәл янына утырган малайлар, үзләре дә сизмәстән, табакны ялт 
итеп куйдылар. Әбиләре пешергән пәрәмәч бик тәмле иде шул!
– Я, хәзер инде үзегезнең шәһәрдә ниләр эшләгәнегезне сөйләп күрсәтегез әле, - диде 
бабалары, өстәл кырыенан китеп, эчке бүлмәдә диванга утыргач.
– Без, бабакай, күбрәк  интернетта дуслар белән уйныйбыз, аралашабыз,  шунда ук белем дә 
алабыз. Башкасына вакыт та бик калмый, - диде Алмаз.
– Нәрсә соң ул интернет дигәнегез?
– Ул менә шушы җайланмалар аша безне бергә тоташтыра, ләкин ул монда юк, эшләми, - дип 
Илназ, үзләренең гаджетларына күрсәтте.
– Әй, балалар, балалар,  безне  авылда бит   гел икенче төрле “интернет”  берләштерә, -дип 
хәйләкәр елмайды бабалары. 
– Икенче интернет?-  дип, гаҗәпләнеп   кычкырып җибәрделәр малайлар.
 – Әйе, - диде бабалары,- әйдәгез күрсәтәм, тик безгә урманга барырга кирәк булыр.  
Шатлыкларыннан нишләргә белмәгән малайлар бик теләп ризалаштылар. Урман бакча 
артыннан ерак түгел икән, бик тиз барып җиттеләр.
– Менә шушында тукталыйк, - диде бабалары, киселгән агач төбенә утырып.
Якындагы калкулыкта ике яшь  матур каен үсеп утыра икән, алардан астарак, ташлар 
арасыннан чишмә береп чыккан. Ул чуерташлар арасыннан, боргала-боргалана, авылга юл 
ала.
– Балалар, тыңлагыз әле, – дип, аларны  үз янына утыртты бабалары.

Шәһәр шау-шуына өйрәнгән малайлар бермәлгә тынып калдылар. Колакларына 
челтерәп аккан су тавышы, талгын җилдә агач яфракларының шаулавы ишетелде. Бу 
тавышларга кошлар сайравы, бөҗәкләр безелдәве дә  килеп кушылгач, үзенә күрә бер сихри 
көй  агылгандай тоелды. Күзләрен урманның  бай төсләре камаштырды, борыннарына  әллә 
нинди тәмле исләр бәрелде. 
– Менә шушы инде безнең “интернет”, - диде  бабалары, малайларга сынаулы караш ташлап.
– Нәрсә соң бу бабакай? – диде Илназ, як-ягына каранып.
– Бу – табигать, Җир Анабыз! – диде бабалары.
Каникулның үткәнен Алмаз белән Илназ сизми дә калдылар. Алар бабалары белән 
урманга йөрделәр, печән әзерләделәр, бакчада эшләделәр, үзләренә яңа дуслар таптылар. 
Виртуаль дөньядан башка, тагын матур, кызыклы, чын дөнья барлыгын күрделәр. Аларга 
бик-бик рәхәт иде! 
Нурсәетова Айгөл, Ютазы районы, Ютазы урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев