Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Алтын бөртек (әкият)

Бер ке­тәк­лек­тә әтәч бе­лән та­вык яшә­гән. Ху­җа­ла­ры алар­ның бер­сен – Кы­зыл­кик­рүк, икен­че­сен – Чу­ар­би­кә дип атап йөрт­кән­нәр.

Көн­нәр­дән бер көн­не Кы­зыл­кик­рүк бе­лән Чу­ар­би­кә, үлән тыр­нар­га дип, га­дәт­тә­ге­чә, бак­ча­га чы­гып кит­кән­нәр. Шу­лай үлән ара­сын­да йө­ри тор­гач, бо­лар ал­тын бөр­тек тап­кан­нар. Әтәч бе­лән та­вык баш­та бу ал­тын бөр­тек кем­гә күб­рәк ки­рәг­рәк дип баш ват­кан­нар, ан­на­ры тарт­ка­ла­ша ук баш­ла­ган­нар.

Шу­лай ба­сып тор­ган­да, әтәч ял­гыш кы­на ал­тын­ны өс­кә чө­еп җи­бәр­гән һәм авы­зын ачып ка­рап тор­ган Чу­ар­би­кә җир­гә тө­шеп кил­гән бөр­тек­не тот­кан да йот­кан.

Икен­че көн­не Чу­ар­би­кә үз оя­сын­да ал­тын йо­мыр­ка тап­кан.

Озак та үт­мә­гән, йо­мыр­ка­дан сап-са­ры йом­шак бер че­би чык­кан. Кы­зыл­кик­рүк бе­лән Чу­ар­би­кә мо­ңа бик шат­лан­ган­нар. Че­би­гә Чу­ар­кик­рүк дип исем куш­кан­нар. Чу­ар­би­кә кич­лә­рен Чу­ар­кик­рүк­не үзе­нең җы­лы ка­на­ты ас­тын­да йок­лат­са, Кы­зыл­кик­рүк урам­да тап­кан бө­тен тәм­ле бо­дай-ар­па­ны че­би­гә алып кайт­кан.

Көн ар­тын­нан көн үт­кән. Чу­ар­кик­рүк тә ин­де, ка­ты ка­нат чы­га­рып, зур әтәч­кә әй­лән­гән. Ти­рә-юнь­дә Чу­ар­кик­рүк­тән дә ма­тур­рак әтәч бул­ма­ган.

Ул һәр­көн­не ир­тән ир­түк то­рып, кыч­кы­рып, бө­тен дөнь­я­ны уят­кан­нан соң, ке­тәк­лек­тә­ге бө­тен та­вык-әтәч­ләр­не үзе бе­лән ияр­теп, бак­ча-урам­га җир тыр­нар­га алып чык­кан. Кы­зыл­кик­рүк бе­лән Чу­ар­би­кә үз­лә­ре­нең шун­дый уң­ган-бул­ган ул үс­тер­гән­нә­ре­нә бик сө­ен­гән­нәр.


Ни­ки­та Кар­та­шов, Чал­лы шә­һә­ре, 41нче мәк­тәп, 5В сый­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әкият