Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Укучыларыбыздан әкиятләр

М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 3А сыйныфы укучылары иҗаты.

Куян белән керпе
Булган, ди, бер куян. Аның булган, ди, керпе дусты. Алар бергәләп көн 
саен уйнаганнар. Бер көнне куян керпене эзләп таба алмаган. Кыш җиткән. 
Шулай итеп куян керпе дустын югалттым дип уйлаган. 
Яз җиткәч, керпе йоклаган җиреннән торып чыккан. Куян аны күреп 
бик сөенгән. Керпе дустына аны югалтуын сөйләгән. Ә керпе, кыш көне 
йокларга ятуын анлаткан. Шуннан бирле куян белән керпе дуслар икән.
Нуретдинов Рамил


Барсик

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер песи. Аның исеме Барсик 
булган. Хуҗасы белән бик тату, матур итеп авылдагы өйдә 
яшәгәннәр. Бер көнне Барсик өйдән чыгып китеп адашкан һәм югалган. Урамда 
аның бер үзенә генә яшәү авыр булган, ашау да юк икән. Барсик үзенең хуҗасын 
бик озак эзләгән. Бер көнне урамда йөргәндә Барсик үзенең хуҗасын 
очраткан hәм алар бергәләп өйгә кайтканнар. Шул вакыттан соң 
Барсик бер кайчан да үзе генә урамда йөргәндә өйдән ерак 
китмәгән, чөнки тагын адашудан курыккан.
Мустафина Элиза


Ана мәхәббәте
Яшәгән ди бер Аккош. Аның бәбкәсе туган. Ләкин ул ак булмаган, ә 
соры төстә икән.
Көннәрдән бер көнне аккошлар башлыгы барлык кошларны мәйданга җыеп: 
“Кемнең бәбәкәләре соры төстә? Без алардан ваз кичәбез! Безнең патшалыкта 
соры аккошларга урын юк! Алар безнең сафлыгыбызга тап төшерә!” – дип 
игълан иткән.  Ана аккош бәбкәсен саклап калыр өчен аккошлар патшалыгын 
ташлап китәргә карар кылган. Ул баласы үсеп җиткәнчегә кадәр ялгызы 
беркем дә таба аламаслык күлләрдә яшәгән.
Менә бәбкә үсеп җитеп, зур матур аккошка әйләнгән. Аның элеке соры 
төсеннән бер эз дә калмаган. Ана аккош баласы белән кире патшалыкка 
кайтканнар һәм бәхетле тормыш кичергәннәр. Менә шулай итеп ихлас ана 
мәхәббәте кечкенә бәбкә гомерен саклап калган.
Саматова Мәрьям

Куянның койрыгы нигә кыска?
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер куян. Аның койрыгы бик озын, 
матур, йомшак булган. Беркөнне куян кишер бакчасы яныннан узып бара 
икән. Аның бик тә кишер ашыйсы килгән. Ул йөгереп тә килгән, койма аша 
сикереп керим дигәндә, койрыгы белән коймага эләгеп калган. Шул вакытта 
каравылчы килеп җиткән. Ул куянның койрыгыннан нык итеп тоткан, ә куян 
качарга теләп бик нык тыпырчынган. Шулчак куянның  койрыгы өзелеп 
киткән, ул каравылчының кулыннан ычкынган. Куян урманга кереп 
качкан. Шулай итеп, куянның койрыгы кыска булып калган, ә каравылчы бүрекле 
булган. Шул көннән башлап,барлык куяннар да  кыска койрыклы булып туа 
икән.
Шаймуратова Гүзәл


Зур куян

Урманда яшәгән, ди, бер кечкенә, көлке куян. Аңардан бөтенесе көлә икән. 
Куян бер зирәк ябалак янына барган. Ябалак әйтә икән: «Мин бер тылсымлы 
үләнне беләм, ул сине зурайтачак, ләкин ул урманның иң караңгы җирендә үсә. Әгәр дә анда үзең генә барасың икән, сак бул, чөнки анда усал бүреләр һәм төлкеләр бар».

Кечкенә куян бик шатланган, ләкин ул анда барырга курка икән. Ул курыкканын ябалакка әйткән. Ябалак әйтә икән: «Курыкма, мин дә синең белән барам».
Икенче көнне алар урманның иң караңгы җиренә барганнар. Баралар икән үлән 
эзләп, шулвакыт һич көтмәгәндә зур бүре килеп чыккан. Куян бик курыккан, ә ябалак 
томшыгы белән куянны күтәргән дә алар бүре өстеннән очып узып та киткәннәр. Алар 
тылсымлы үләнне карт имән астыннан тапканнар. Куян аны ашаган да зур үскән. 
Ябалак әйтә икән: «Син хәзер зур, инде син шатмы? Куян әйтә икән: «Әйе, мине хәзер хөрмәт итәрләр. Куян белән ябалак өйләренә кайтып җиткәннәр. 
Хәзер Куян урман халкы алдында горур гына йөри икән. Зур булу аңа бик
ошый, ди. Бу эштә ябалак дусты аңа бик булышкән. Алар шулай дус һәм тату булып бик озак һәм бәхетле яшәгәннәр, ди. 
Хакова Ләйлә


Куян баласы
Борын-борын заманда куе урманда яшәгән, ди, булган, ди, куян баласы.
Көннәрдән бер көнне куянның әнисе алма кайнатмасы ясарга уйлаган һәм 
куян баласын аланга коелган алма җыярга җибәргән. Куян баласы чәчәкләр иснәп 
барып ничек сукмакны югалтканын да сизми калган. Урманда адашып йөри торгач,
нәкъ төлке каршына килеп чыккан ул. Шул вакыт куркуыннан куян баласы "Әни!" 
дип кычкырып җибәргән. Аның тавышына кошлар һәм хайваннар ояларыннан ни 
булганын карарга чыгалар. Куян баласының төлке кулына эләккәнен күреп, керпе 
төлкене энәләре белән кадый, тиеннәр чикләвек һәм чыршы күркәләре ата, кошлар 
төлкене чукый һәм канатлары белән суга башлыйлар. Төлке куркуыннан качарга 
мәҗбүр була.
Шулай җәнлекләр һәм кошлар кечкенә куянны зур бәләдән коткаралар.
Чернов Камил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев