Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Җәйнең ни сәбәпле салкын булуы ачыкланды

«Җәй салкынча булса да, әле дә ярый корылык юк, дип сөенергә кирәк.»

Бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев быелгы җәйнең ни сәбәпле салкын булуын аңлатты.

“Быел Көнбатыш Европа һәм Көнчыгыш Европа арасында зур контраст барлыкка килде. Бу контрастлар циклоннар пәйда булуга этәргеч ясый. Әлеге циклоннар бөтен Европа территориясендә шушы температура фонын булдыра. Салкынча һава да шуннан”, - диде профессор. Аның сүзләренчә, атмосфера фронтлары циклоннарга бәйле, шуңа күрә бу өлкәләрдә көчле җилләр, яшен, давыллар күзәтелә.

“Табигать катаклизмнары фронт бүленешләрендә. Еш кына безнең аша узганга һава торышы шактый җилле, тотрыксыз. Явым-төшем дә Казанның бер башында яварга, ә икенче башында булмаска да мөмкин. Татарстанда да шулай. Атмосфера фронтлары тынычрак, тынычсызрак җирләре бар, шуңа күрә МЧСтан еш кына кисәтү хәбәрләре килә”, - диде Юрий Переведенцев.

Профессор фикеренчә, җәй салкынча булса да, ләкин моны гомердә булмаган сәер хәл дип бәяләп булмый. “Әле дә ярый корылык юк. 1972 елда, 2010 елларда бик нык корылык булып, икмәк уңышы начар булды. Көнбатыш Европа хәзер “сырт”та, без “иңкүлек”тә. Без “сырт”та булсак, бездә корылык булыр иде”, - диде.

Юрий Переведенцев һәр территориянең үз үзенчәлекләре булуын, бездә 2010 елның июлендә максималь температура 39,6 градус булып теркәлгәнен һәм ул шуннан югарырак була да алмавын әйтте. Көнбатыш Европада исә температура 43 градуска кадәр җиткән.

Ул кояштагы таплар турында да әйтте. “Кояшта таплар өметләндерми. Күзәтү алып барабыз: кояш активлыгы кимеде, ә планетада температура фоны, киресенчә, үсә”, - диде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/31/190740/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев