Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Яндекс. Лицей»да дәресләр

Татарстан Республикасында югары сыйныф укучылары өчен «Яндекс. Лицей» белем бирү проектына икенче тур уздырылды инде. Программалаштыру буенча бушлай курсларга 8-9 нчы сыйныф укучылары 2 меңгә якын гариза биргән. Сайлап алу сынаулары сыйфатында алар логик фикерләү һәм шәхси әңгәмә белүгә онлайн-тест уздылар. Нәтиҗәдә, «Яндекс. Лицейда» быел 500гә якын укучы эшли башлады.

Татарстан укучылары «Яндекс. Лицей»да дәресләргә керештеләр

 
 

 

Мәктәп укучылары өчен "Яндекс. Лицей" белем бирү программасы ике елга исәпләнгән. Беренче елда лицеистлар ИТ-индустриядә ихтыяҗ зур булган Python программалаштыру телен үзләштерә, төрле мәсьәләләрне хәл итә. Киләсе ел Сәнәгать программалаштыру нигезләренә һәм үз проектларын булдыруга багышланган. Дәресләр атнага ике тапкыр дәрестән тыш вакытта уза.

2017 елда проект республиканың өч шәһәрендә биш мәйданчыкта гамәлгә ашырылган булса, бүген инде 22 мәйданчыкта – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Иннополиста, Яшел Үзәндә, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Азнакайда, шулай ук Алексеевск һәм Балык Бистәсе бистәләрендә укулар бара. Дәресләрне махсус тест узган җирле педагоглар алып бара.

Белем бирү процессы көндезге режимда да, дистанцион рәвештә дә алып барыла. Шулай итеп, Татарстанның 35 муниципаль районыннан килгән балалар видеоэлемтә буенча программалаштыруга өйрәнәләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда проект 2017 елдан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

чыганак http://prav.tatarstan.ru/tat/ministries.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев