Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда 32 уку йорты яңа җиһазларга ия булган

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Татарстанда 32 уку йортына яңа җиһазлар кайтарылган. Былтыр республикабызның алты районында спортзаллар төзекләндерелгән иде.

Былтыр республикада 15 мәктәп, 17 техникум һәм көллияткә яңа компьютерлар һәм презентация җиһазлары кайтарылган. Бу «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында мөмкин булды.

Шулай ук республиканың Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнарындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары төзекләндерелгән. Бу эшләр «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча башкарылды.

Моннан тыш, былтыр Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты аша федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев