Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Та­тар­ча дик­тант»та катнаштык!

Сез ни­чек­тер, әм­ма без­нең («кө­меш кың­гы­рау»­лар­ның) бер­кай­чан да «Та­тар­ча дик­тант» Бө­тен­дөнья ак­ци­я­сен­дә кат­наш­мый кал­га­ны­быз юк.

Бу юлы ме­нә Чал­лы­ның 54нче гим­на­зи­я­сен­дә – без­нең бе­лән да­и­ми элем­тә­дә яшә­гән уку йорт­ла­ры­ның бер­сен­дә булдык без. Дик­тант язу – бик җа­вап­лы эш ин­де ул, го­му­мән ал­ган­да, әм­ма бү­ген шу­шы җа­вап­лы­лык­ка бәй­рәм ру­хы да өс­тәл­гән. Һәм нәр­сә ае­ру­ча кы­зык – дик­тант­ны бү­ген ма­лай­лар-кыз­лар гы­на тү­гел, әти-әни­ләр, хәт­та укы­ту­чы апа­лар да язды бит. Ә дик­тант яз­ды­ру­чы­лар – та­ныл­ган те­атр ар­тист­ла­ры, язу­чы­лар, жур­на­лист­лар! «Кө­меш кың­гы­рау»­дан бу җа­вап­лы эш­не сайт ре­дак­то­ры Ләй­лә Мир­за­һи­то­ва бе­лән бү­лек ре­дак­то­ры Гө­ли­нә Гу­са­мо­ва баш­ка­рды.

54нче гимназиянең 5В сыйныфы укучысы Исхакова Гөлназ диктантка әбисе Сөембикә белән килгән. Хәйретдинова Сөембикә апага 74 яшь. Ул тумышы белән Әлки районыннан. Бик теләп диктант язарга килдем, диде Сөембикә апа.

Ин­де ак­ци­я­нең үзе ту­рын­да. «Та­тар­ча дик­тант» бы­ел ал­тын­чы тап­кыр оеш­ты­ры­ла икән. Һәм ан­да те­лә­ге бул­ган һәр­кем кат­на­ша ала. Өч көн дә­вам итә ул. Та­тарс­тан­да яшәү­че­ләр бы­ел дик­тант­ны та­ныл­ган та­тар язу­чы­сы, фольк­лор­чы Го­мәр Бә­ши­ров­ның әсәр­лә­рен­нән алын­ган ике өзек бу­ен­ча яза. Дик­тант текс­тын КФУ­ның Фи­ло­ло­гия һәм мә­дә­ни­я­та­ра баг­ла­ныш­лар инс­ти­ту­тын­да эш­ләү­че та­тар те­ле фи­ло­лог­ла­ры әзер­ли.

Һәм яңа­лык – әле­ге ак­ция бы­ел бе­рен­че тап­кыр яңа фор­мат­та да уза икән – дик­тант­ны http://diktant.tatar/.сай­тын­да ту­ры­дан-ту­ры кла­ви­а­ту­ра­дан язу мөм­кин­ле­ге дә оеш­ты­ры­ла. Без­нең эш­ләр­не та­тар те­ле фи­ло­лог­ла­ры, про­фес­сор­лар, фи­ло­ло­гия фән­нә­ре док­тор­ла­ры тик­ше­рә­чәк. Нә­ти­җә­ләр ча­ра уз­ган­нан соң 30 көн эчен­дә diktant.tatar рәс­ми сай­тын­да ур­наш­ты­ры­ла­чак.

Ризидә Гасыймова.

Фотолар галереядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев