Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Республика олимпиада үзәгендә сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар

10нчы октябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә “ Гомуми белем бирү системасында сәләтле балалар: проблемалар, перспективалар, үсеш” дигән темага V Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференция эше кысаларында гомуми белем бирү оешмаларының әйдәп баручы укытучылары, ТР югары уку йортлары галимнәре җитәкчелегендә алып барылган эш нәтиҗәсе һәм шул юнәлештә тупланган эш тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.

Конференция эшендә әйдәп баручы галимнәр, бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләү буенча мәктәп-лидерларның директорлары, мәгариф идарәсенең (бүлекләренең) сәләтле балалар белән эш юнәлешенә җаваплы булган белгечләре, фәнни-методика комиссиясе җитәкчеләре, мәгариф идарәсенең (бүлекләренең) милли мәгариф буенча җаваплы булган белгечләре, база милли мәктәпләренең директорлары, сәләтле балалар өчен махсус мәктәп-интернатларның директорлары, укытучылар катнашачак. Республика буенча 250 кеше үзенең катнашачагын раслады.

Мәгълүмат  Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев