«Проводники смыслов» Бөтенроссия конкурсының икенче сезонына гаризалар кабул ителә башлады
Конкурска Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар кушыла ала.
Конкурсны Росмолодежьның «Больше чем путешествие» программасы оештыра.
Конкурс Россиядәге яшь буынга аталган экскурсияләр авторлары арасында үткәрелә. Катнашучыларга яшьләр өчен экскурсия маршрутларын булдыруга багышланган белем бирү программасы оештырылачак, ә конкурс йомгаклары буенча 5 номинациядә 15 җиңүче билгеләнәчәк – аларны оештыручылар һәм партнерлардан призлар көтә.
Катнашучыларның экспертлар белән бергә эшләп бетергән экскурсияләренең 400 иң яхшы авторлык технологик картасын яшьләр өчен файдалы турлар эшләүдә кулланачаклар.
Конкурста катнашу өчен аның сайтында 30 августка кадәр гариза бирергә мөмкин.
Гаризада исем (Ф. и. о. форматында) һәм контакт мәгълүматларын гына күрсәтергә кирәк. Конкурска Россиянең барлык 89 төбәгендә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар кушыла ала.
Катнашуга экскурсия эшчәнлеге белән кызыксынучылар –
- профессиональ экскурсоводлар һәм гид-тәрҗемәчеләр,
- туган якны өйрәнүчеләр,
- музей хезмәткәрләре,
- педагоглар һәм профильле белгечлекләр студентлары,
- чиктәш һөнәр вәкилләре,
- блогерлар,
- экскурсия контенты авторлары,
- табигать парклары һәм махсус сакланучы табигать территорияләре (МСТТ) хезмәткәрләре,
- кушымталар, Чат-ботлар һәм квест-платформалар ясаучылар да кушыла ала.
Конкурсның номинацияләре:
- «Культурно-познавательная экскурсия»
- «Профориентационная экскурсия»
- «Детская экскурсия»
- «Экскурсия будущего»
- «Хранители троп».
Конкурс хакында тулырак мәгълүмат https://minmol.tatarstan.ru сайтында.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев