Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Президентның туган көне

Бүген хөрмәтле президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургали улының туган көне.

«Көмеш кыңгырау» респубика газетасы исеменнән Рөстәм Нургали улын туган көне белән котлыйбыз. Аңа җаваплы эшендә уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез. Без - бердәм, без булдырабыз!

Безнең укучыларыбыз арасында да президент булу турында уйлаучылар бар. Укып карагыз әле:

Әгәр мин Президент булсам...

Президент булсаң икән!

Президентыбыз турында белешмә:

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.

2010 елның 22 гыйнвар көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына «Бердәм Русия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде.

4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.

2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште.

Рөстәм Миңнеханов 2003 елдан икьтисади фәннәр докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев