Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанның «СОлНЦе» мәктәбе укучылары россиякүләм «Что? Где? Когда?» уенында җиңде

Чемпионатта 14 мең уку йортыннан 120 мең укучы катнашты.

Казанның «СОлНЦе» мәктәбе укучылары «Что? Где? Когда?» уены буенча Россия чемпионатында җиңде. Бәйгенең финалы Мәскәүнең «Россия» халыкара күргәзмә-форумында узды. Анда илнең 41 төбәгеннән 75 команда катнашты.

Укучыларны РФ Президенты Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко котлады.

Сергей Кириенко командалар арасында көндәшлекнең көчле булуын билгеләп үтте. Чемпионатта 14 мең уку йортыннан 120 мең укучы катнашты. Алар өчен бөтен ил буйлап барлыгы 21 уен оештырылган. 

Җиңүчеләр:

1 урын — Казанның «СОлНЦе» мәктәбе.
2 урын — Пермьнең «Муравейник» төбәк үзәге. 
3 урында Курганның өстәмә математик белем бирү үзәге һәм Мәскәүнең ЮШЭ НИУ лицее командалары.

Интеллектуаль турнир «Алдынгылар хәрәкәте» һәм Россиянең «Белем» җәмгыяте тарафыннан оештырылды.

Чыганак https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев