Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанның өч укучысы яшь экологлар слетында катнашачак

Беларусия Республикасы территориясендә «Экология без границ» яшь экологлары слеты үткәрелә.

 

2024 елның 16 июленнән 23 июленә кадәрге чорда Беларусия Республикасы территориясендә «Нарочанский» милли паркы һәм «Зубрёнок» балалар укыту-сәламәтләндерү үзәге базасында Беларусь һәм Россиянең «Экология без границ» яшь экологлары слеты үткәрелә.

Слет Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Беларусия Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Икенче тур нәтиҗәләре буенча 35 кешедән торган команда төзеделәр, алар арасында Татарстан Республикасының өч укучысы - Артур Дегтярев ("Орнитология" юнәлеше), Казанның Яңа Савин районы "Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексының 8 нче сыйныф укучысы; Әмир Әхмәдов (“Почвоведение” юнәлеше), КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицейдан тугызынчы сыйныф укучысы һәм Казан Вахитов районының 28 нче гимназиясенең унынчы сыйныф укучысы Диана Әхмәтова.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыганак https://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев