Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанга «Хыял поезды» килде

«Хыял поезды»нда Россиянең 33 төбәгеннән барлыгы 142 укучы сәяхәт итә.

Казанга «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре белән «Хыял поезды» килде. Бу сәяхәт — «Санкт-Петербург — Владивосток» һәм «Владивосток — Санкт-Петербург» маршрутларын үз эченә алучы уникаль белем бирү проекты. 

Сәяхәт кысаларында укучылар Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында һәм аның башкаласы Казан шәһәрендә кунакта булды, дип яза ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайты.

«Хыял поезды»нда Россиянең 33 төбәгеннән барлыгы 142 укучы сәяхәт итә. Алар Казанның «Казан-1» тимер юл вокзалында тукталыш ясады.

«Татарстанда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур игътибар бирелә. Без сезгә республикабызны мөмкинлекләр территориясе итеп күрсәтергә телибез. Бездә бик күп уку йортлары бар, яшьләр инфраструктурасы зур үсеш алган. Мәктәпне тәмамлагач, сезне студент буларак көтеп калабыз. Әлеге сәяхәтегез тормышыгызда яңа танышулар белән истә калсын», — диде ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина тантаналы очрашуда.

 

«Россиянең иң актив һәм кызыксынучан егет-кызлары безгә инде берничә ел рәттән килә, алар поездда иң кызыклы шәһәрләрдә сәяхәт итә. Казан шундый шәһәрләрнең берсе», — дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әсәдуллина Алсу Мөниб кызы.

Поездда 5-7 сыйныфлар арасында «Озын тәнәфес» конкурсы финалистлары сәяхәт итә. Алар Казанда бер көн булды. Башта алар Иннополис шәһәренә юл тоттылар, анда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Равилевич Хуззятов белән очраштылар һәм Иннополис мисалында технологик шәһәрләр төзү темасын тикшерделәр.

«Без сезне Татарстан Республикасында күрүебезгә шатбыз. «Алдынгылар хәрәкәте» — фикердәшләр һәм дуслар командасы. Бүген Сез Татарстан Республикасының "Алдынгылар хәрәкәте"нән яңа дуслар табарсыз дип ышанабыз», — Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казан җирле бүлекчәсе Советы Рәисе Динар Бариев.

Мәктәп укучылары «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында һәм «Туган Авылым» милли комплексында булдылар. Экскурсия Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк технопаркында дәвам итте. Һәм Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә тәмамланды.

Белешмә өчен:
Россия тарихында мәктәп укучылары өчен иң масштаблы «Озын тәнәфес» конкурсы 2020 елдан башлап уза. Конкурс Мәгариф милли проектының патриотик тәрбия Федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, шулай ук Россия мөмкинлекләр иле платформасы проектлары линиясенә керә.

Конкурста Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 5-10 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 1-3 курс укучылары, шулай ук чит ил гражданнары катнашты.

2023 елның 21 июлендә Артек Халыкара балалар үзәге базасында 5-7 сыйныф укучылары арасында конкурсның финалы узды. Җиңүчеләр өчен төп бүләк — «Санкт-Петербург — Владивосток» һәм «Владивосток — Санкт-Петербург» маршрутлары буенча белем бирү сәяхәте, аларның һәрберсендә 150 җиңүче һәм 50 озата баручы катнаша.

https://minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев