Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанда #Татарchef татар рецептлары кулинар көрәше узды

Катнашучылар Татарстан, Башкортостан, Казахстан, Әстерхан, Самара, Оренбург, Липецк өлкәләре һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 160-тан артык төрле рецепт җибәргән.

Фото: kazanfirst.ru

11 июнь көнне "ШТАБ" креатив индустрияләр резиденциясендә популяр шоумен һәм алып баручы Руслан Шәрәфетдинов кулинар шоу үткәргән. Аңа кадәр социаль челтәрләрдә узган #Татарchef татар рецептлары конкурсында җиңгән өч катнашучы тамашачылар  күз алдында үз ризыкларын әзерләгән. Алар - умачлы аш пешергән Айгөл Исрафилова, ит фаршын беленгә төреп "заманча өчпочмак" пешергән Фирүзә Гатиятуллина һәм бәрәңге бөккәне пешерүче Лариса Умарова.

Алар пешергән ризыкларны танылган татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов ("Татар малай") һәм Илназ Габидуллин ("Кызык-Мызык"), җырчылар Вероника Кузнецова һәм Илназ Сафиуллин һәм башка мәдәният эшлеклеләре бәяләгән. ⠀

1 урынга Казаннан Айгөл Исрафилова, 2 урынга Балтачтан Фирүзә Гатиятуллина, 3 урынга Казахстаннан Лариса Умарова лаек булган. Аларга спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

  • #Татарchef – Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарларның аш-су пешерү үзенчәлекләренә багышланган татар рецептлары конкурсы.

  • Ул татар ашларын, мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Россиядә һәм аннан читтә яшәүче теләге булган һәр кеше, социаль челтәрләрдәге шәхси битендә үз кулы белән әзерләгән милли аш-су фотосын яки видеосын урнаштырып, бәйгедә катнаша ала иде. #Татарchef хэштегын кую - төп шарт.


Катнашучылар Татарстан, Башкортостан, Казахстан, Әстерхан, Самара, Оренбург, Липецк өлкәләре һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 160-тан артык төрле рецепт җибәргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев