Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Каникуллар озынлыгы үзгәрми

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан мәктәп укучыларына көзге һәм кышкы каникулларны кыскартулары турында социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматны кире кага

Каникуллар дәвамлылыгы турындагы барлык нормативлар Россия Федерациясенең закон актлары белән катгый регламентлана һәм төгәл үтәлә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каникуллар вакыты буенча рекомендацияләрне  лагерьлар базасында укучыларның ялын оештырганда мөмкинлекләрне һәм бердәм алымнарны билгеләү, шулай ук каникул чорында олимпиадаларга һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек системасын үстерү максатыннан  бирде.

Уку елы дәвамында каникулларның гомуми озынлыгы 30 календарь көннән дә ким түгел, сроклары һәр  мәктәп тарафыннан билгеләнә һәм анда кабул ителгән уку процессына бәйле.

Министрлык тәкъдимнәре буенча, быел укучыларның көзге каникуллары 31нче октябрьдән 6нчы ноябрьгә кадәр, кышкы каникуллар – 26нчы декабрьдән 8нче гыйнварга кадәр, язгы каникуллар 23нче марттан 31нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Беренче сыйныф укучылары өчен 11 – 17нче февральдә өстәмә ял атнасы булачак.

Мәгариф һәм  фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев