Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этаплары башланды

Бәйгене үткәрү шартлары буенча икенче тур, республиканы зоналарга бүлеп, икенче турга узган укучылар һәм жюри әгъзалары катнашында үтә. Бүген Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясендә Чаллы зонасына кергән районнардан һәм шәһәрләрдән яшь каләм ияләре җыелды.

Бүген биредә Чаллы, Түбән Кама, Әнерҗе, Минзәлә, Мамадыш, Тукай, Алабуга, Мөслим, Актаныш районнарынан һәм шәһәрләренән килгән 65 укучы чыгыш ясады. Алар «Яшь шагыйрь», «Яшь язучы», «Яшь прозаик», «Яшь журналист» номинацияләрендә көч сынашты.

Катнашучыларга мәртәбәле жюри - язучы, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, язучы, шагыйрь, «Мәйдан» журналы баш мөхәррир урынбасары Факил Сафин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рүзәл Кәримов, язучы, драматург Данил Салихов бәя бирде.

Танылган әдип Ләбиб Лерон әлеге бәйге турында үз фикерләрен белдерде:

Җиңүчеләр исемлеге Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтларында урын алачак.

Бәйге татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту максатыннан үткәрелә.

Алга таба зона этаплары түбәндәге белем бирү оешмаларында үтәчәк:

6нчы апрель - Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясе;

7нче апрель - Казан шәһәренең 127нче мәктәбе;

8нче апрель - Арча шәһәренең 6нчы урта мәктәбе;

9нчы апрель - Чистай шәһәренең 2нче гимназиясе.

Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбеннән Лиана Габбасова - «Көмеш кыңгырау» газетасының даими авторларының берсе. Лиана «Илһам» бәйгесендә «Телне Каләм саклый» драмасы белән катнашкан. Без аның белән шул турыда сөйләштек.

Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбе укучысы Әмир Фәрхуллин, шулай ук, безгә даими язып тора. Ул бу бәйгедә «Минем рәсем» дигән драма әсәре белән катнашкан. «Драма язар өчен 99 процент тырышлык һәм 1 процент талант кирәк», - дип сөйләде ул безгә:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев