Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Файдасыз дарулар да бар икән

Салкын тиюне дәвалау өчен кайбер препаратлар сәламәтләнергә генә булышмыйча, зыян китерергә дә сәләтле, дип сөйләде «Вечерняя Москва»га биргән интервьюсында табиб Ирина Добрецова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Иң файдасыз чара — иммуномодулятор һәм иммуностимуляторлар. Чөнки чынлыкта иммун системасының какшавы бик аз, бу инде күптән расланган. <...> Сәламәт кешенең нормаль иммун системасы, температура булмаса, бер атна эчендә шул ук респиратор белән җайлана», - дип билгеләде медик.

Ул антибиотиклар да артык могҗазаи көчкә ия түгел, әмма россиялеләрнең күбесе аларны контрольсез кабул итә, дип искәртте. «Алар даруханәләрдә күпләп сатыла. Монда кешеләргә аларны беренче төчкерү белән сатып алмаска киңәш итәсе килә», - дип өстәде Добрецова.

Аның сүзләренә караганда, бу җиңелчә авырулар вакытында кабул ителә торган стероид булмаган препаратларга да кагыла. Андый дарулар ашказаны һәм бөергә йогынты ясый, дип билгеләп үтте медик.

Витаминнар кабул итүнең кирәк-кирәк түгеллеге турында сөйләгәндә, табиб Д витаминын искә алды. Әмма аны эчә башлаганчы, анализлар бирергә һәм организмга, чыннан да, бу витамин җитмәвенә инанырга кирәк.

Моннан тыш, Добрецова төрле хондопротекторлар һәм мазьларның, аларны физик күнегүләр белән бергә кулланганда гына, мускуллар сызлаган вакытта ярдәм итәчәген әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/31/190732/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев