Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Ил яңалыклары

Чаллы театрының яңа исеме билгеле

Быел чираттагы сезонны яңа бинада ачып җибәрәчәк Чаллы театрына күренекле шәхес исеме бирелде.

Чаллы татар дәүләт драма театрына танылган татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Әлеге исем, киң җәмәгатьчелек фикеренә нигезләнеп, махсус оештырылган комиссия карары белән сайланды.

Комиссия моңа кадәр игълан ителгән бәйге кысаларында килгән тәкъдимнәргә таянды. Аларның саны 200гә якын иде. Шулай итеп, әлеге бәйгенең җиңүчеләре итеп, Аяз Гыйләҗев исемен тәкъдим иткән 4 кеше лаек дип табылды:

1. Гөлназ Закирова (җырчы, композитор).
2. Алсу Сәидова (педагог).
3. Рузилә Фәйрушина (пенсионер).
4. Азилә Әюпова (студент, «Татар кызы-2019» (Татарстан)).

Җиңүчеләр тантаналы рәвештә сезон ачылышында бүләкләнәчәк.

БЕЛЕШМӘ

Аяз Гыйләҗев — Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г. Тукай һәм РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.

1928 елны Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. 1948 елда Казан университетына укырга керә. 1950 елда «советларга каршы пропаганда өчен» хөкем ителә. Иреккә чыкканнан соң (1955), университетта укуын дәвам итә. 1957–1961 елларда «Чаян», «Азат хатын» журналларында әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1963 елда М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (Мәскәү). Анда укып кайтканнан бирле, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 2002 елны вафат була.

Иҗади мирасы татар әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе булып санала («Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән...», «Йәгез, бер дога!» һ. б.).

Мәгълүмат Чаллы театрының инстаграм аккаунтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев