Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы мәктәпләрендә яңа спорт төре – флорбол кертелә

Чаллыда флорбол мәктәп лигасы проекты эшли башлады.

34нче мәктәптә туплы хоккей спортының бер төре булган флорбол буенча беренче уен узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Флорбол федерациясе киңәшчесе Булат Габдрахманов катнашты. Ул укучыларга флорбол өчен кирәкле инвентарь - кәшәкәләр, туплар һәм капкачы формасы тапшырды.

Чаллыда флорболны 1нче – 9нчы сыйныф укучылары өчен түбәндәге мәктәпләрдә кертергә җыеналар - 21, 23, 27, 34, 37 мәктәпләрдә.

 

 

«Татарстан Республикасы территориясендә шушы уку елыннан башлап без мәктәп флорбол лигасы проектын тормышка ашыра башлыйбыз. Бүгенге көндә без аны 44 мәктәптә эшләтеп җибәрдекЯрыш процессын булдыру һәм мәктәпләр арасында иң көчле коллективларны ачыклау максатыннан, Чаллыда биш гомуми белем бирү мәктәбен җиһазландыруны планлаштырабыз”, – диде Булат Габдрахманов.

 

Яңа спорт уенына балаларны физкультура укытучылары бушлай өйрәтәчәк. Алар үзләре дә Флорбол федерациясе үткәрәчәк семинарларда катнашып, уен күнекмәләренә өйрәнәчәкләр.

 

 

 

Укучылар флорбол дәресләренә апрель аенда ук керешәчәк, мәктәп командалары арасында ярышлар киләсе уку елыннан башлана.

Чыганак: http://nabchelny.ru/

Флорбол - бозсыз хоккей. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/florbol-bozsyz-khokkey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев