Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Белем көне уңаеннан Татарстан халкы газета-журналларга 20 % ташлама белән языла ала

8нче августтан 14нче августка кадәр Татарстан халкы балалар-яшүсмерләр басмаларына 20% ташлама белән языла ала.

Бу акция Белем көненә багышлана. Нәшрият йортлары белән берлектә Россия Почтасы 2022 елның икенче яртыеллыгына 50 дән артык басма өчен язылу бәясен киметте. Акциядә мәгариф, фән, мәдәният, иҗат, экология, хайваннар һ. б. турында газеталар һәм журналлар катнаша.


Вакытлы матбугатка podpiska.pochta.ru сайты аша һәм Россия Почтасының мобиль кушымтасында да язылырга мөмкин.


Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясе балалар йортына, интернат-мәктәпкә, картлар йортына яки авыл китапханәсенә язылу бүләк итәргә мөмкинлек бирә. Моның өчен клиентка журнал яки газетаны алдыра торган учреждениене сайларга һәм язылу бәясен түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев