Август аенда "Милләтебез хәзинәләре" балалар лагеренең профильле сменасы узачак
13 - 23 август көннәрендә "Милләтебез хәзинәләре" балалар лагеренең профильле сменасы узачак. Бу хакта чараны оештыручыларның берсе "Идел" яшьләр үзәге хәбәр итә.
Чараның максаты - Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү.
Лагерьга 12-16 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла. Алар өчен тарих, ана теле, вокал, кул эшләре, аш-су буенча мастер-класслар, экскурсияләр, музейларга һәм театрларга барулар оештырылачак.
Шулай ук балалар иҗади концертларда катнаша, спорт ярышларында, квестларда көчләрен сыный алачак, диелә хәбәрдә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190393/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев