Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

10-12 сентябрьдә Бөтендөнья «Татарча диктант» уза

Татарстан катнашучылары диктантны Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза, Россия регионнарыннан катнашучыларга Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителә.

Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн 10 сентябрь була, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.

Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза. Россия регионнарыннан катнашучыларга татар язучысы Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителә.

Диктант язуның трансляциясе «Татарстан Яңа Гасыр-Татарстан» һәм «Татарстан Яңа Гасыр-Планета» каналларыннан күрсәтелә. Ул Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә башлана. Телевизион трансляциядән тыш, диктантны Россия регионнарында, чит илләрдә һәм Татарстан районнарында иҗтимагый берлекләр оештырган мәйданчыкларда язарга мөмкин була. 

Шулай ук беренче тапкыр диктантны http://diktant.tatar/.сайтында турыдан-туры клавиатурадан язу мөмкинлеге дә оештырыла. Монда текстны тикшерергә дә җибәрергә була.

Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче татар теле филологлары әзерли. Аны татар теле филологлары, профессорлар, филология фәннәре докторлары тикшерә. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсим сайтында урнаштырыла.

«Татарча диктант» быел алтынчы тапкыр уза, анда теләге булган һәркем катнаша ала, чара түләүсез һәм ирекле. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм дөньяда берьюлы уздырыла. Чарада, яшенә, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм кызыксынуларына бәйле булмастан, теләге булганнарның барысы да катнаша ала, диелә хәбәрдә.


Ә менә Чаллының кайбер мәктәпләрендә диктантны әти-әниләр өйдә язып, балары аша мәктәпкә тапшыра алалар. Чаллы шәһәре 29нчы гимназиясе хәбәр иткәнчә, әти-әниләр 10нчы сентябрь көнне гимназиянең Вконтакте яки инстаграм аккаунтларындагы туры эфирга кушыла алалар. Анда татар теле укытучысы диктант яздырачак. Бланк булмаса Ф4 форматындагы кәгазьгә язып мәктәпкә тапшырырга мөмкин. Яисә күренерлек итеп фотога төшереп gim29_chelny@mail.ru почтасына юллый алалар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/31-08-2021/b-tend-nya-tatarcha-diktant-charasy-10-12-sentyabrd-bula-5835795

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев