Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Ул — ут кебек! Сәхнәдә дә, эфирда да, тормышта да!

Бу сыйфатлар татар эстардасында күп еллар алып баручы булып эшләүче Гөлназ Сәфәровага туры килә. Бүгенге әңгәмә Гөлназ Сәфәрова белән.

Тырышкан кешедән барсы да була. Уңган, булган, бар яктан да җитез, өлгер, тапкыр – бу сыйфатлар татар эстардасында күп еллар алып баручы булып эшләүче Гөлназ Сәфәровага туры килә.

Гөлназ Сәфәрова — танылган концертлар һәм тантаналы чаралар алып баручы. 2006 елдан башлап, ел саен «Татар җыры» татар эстрадасы фестивален алып бара. Студент вакытта радиода диджей булып эшли башлый, аннары концертлар оештыру белән шөгыльләнүче «Барс-рекордс» концерт бүлеге җитәкчесе була. Һөнәре буенча журналист. «ТНВ» каналында авторлык программасын алып бара. 2016 елда Татарстан Республикасының Атказанган артисты исеменә лаек була. Һәм бүгенге әңгәмә нәкъ тә аның үзе — Гөлназ Сәфәрова белән. 

– Беренче тапкыр алып баручы буларак, сәхнәгә чыкканыгызны хәтерлисезме? Курку хисе кичердегезме? 

– Беренче тапкыр сәхнәгә чыканны хәтерләмим, чөнки мин беренче тапкыр 6нчы сыйныфта мәктәп сәхнәсенә чыга башладым. Кеше курку хисләрен уйлый башлагач, ягъни зурайгач кичерә башлый. Беренче тапкыр мин сәхнәгә 9 яшемдә чыктым. Шуңа күрә мин ул хисләрне хәтерләмим. Шуннан соң минем практика алга таба үсте. Һәм, мин 18 яшемдә зур курку хисләре кичердем дип әйтә алмыйм, чөнки минем сәхнәгә 100 тапкыр чыкканым, алып барганым бар иде. Әлбәттә, дулкынлану хисе бар, ләкин мин аны курку дип әйтмәс идем. 

– Һөнәрегез буенча, сез — журналист. Беренче тапкыр нинди темага яздыгыз?
– Беренче тапкыр 6нчы сыйныфта мин Зоопаркта булган проблемалар турында язган идем.

– Чын алып баручы нинди булырга тиеш?
– Беренче чиратта, ул дикция. Алып баручының сөйләм теле яхшы булырга тиеш, әгәр дә булмаса, ул аның өстендә эшләргә тиеш. Икенчесе, аның өске киеме чиста, матур булырга тиеш. Иң беренче чиратта, алып баручының тышкы кыяфәтенә карыйлар. Һәм, өченчесе, ул белемле булырга тиеш. 

– Сез меңләгән интервью алганыгыз бар. Уңышлы әңгәмә лайфхаклары белән уртаклашыгыз әле.
– Һәр интервьюга әзерләнергә кирәк. Әңгәмәдәш «җиңел», аның белән аралашу авыр түгел һәм әзерләнмичә барырга мөмкин дип уйларга ярамый. Бу очракта интервью уңышсыз булачак, мин үзем дә моңа күп тапкырлар инандым. Бу кеше турында мәгълүмат эзләргә кирәк, аның белән үз-үзеңне ышанычлы тотарга кирәк. Кыю сораулардан беркайчан да куркырга кирәкми. 

– Сез ничек уйлыйсыз, алып баручы һөнәре авырмы?
– Һәрбер һөнәр дә авыр. Ул безгә читтән генә җайлы гына тоелырга мөмкин. Алып баручы микрафонын алды да, сәхнәгә чыкты да, басты түгел. Ул, әлбәттә, башкача, аның төрле моментлары бик күп. Мин бер һөнәрне дә җиңел дип, әйтмәс идем. 

– Алып баручы һәнәре сезнең тормышыгызда нинди роль уйный? 
– Алып баручы — иң төп һөнәрләремнең берсе. Ул минем тормышым, яшәешем. Әгәр дә мин аның белән көн саен шөгыльләнәм икән, димәк, ул минем көндәлек эшем, дигән сүз. Ул минем тормышымның бер өлеше булып санала. 

– Димәк, ул сезненң «хобби» гына түгел, ә төп эшләрнең берсе булып санала? 
– Әлбәттә, эш. Әгәр дә, ул синең вакытыңны алып тора икән, хезмәт хакы китереп тора икән, ул, әлбәттә, һөнәр дип санала. 

– Үзегезне 3 сыйфат белән тасвирлап бирә аласызмы? 
– Принципиаль, һәрвакыт дөресен генә сөйлүче, эшләргә яратучы (позитив).

– Киләчәктә журналист, артист, алып баручы буласы килгән яшь дусларыбызга, сез нинди киңәшләр тәкъдим итәр идегез? 

– Күбрәк эшләргә дә, эшләргә. Шулай ук, үз өстеңдә дә эшләргә дә кирәк. Практика алырга, хаталардан курыкмаска. Һәм, әгәр дә журналист буласың килә икән, бөтен җирдә дә үзеңне сынап карарга кирәк. Эшләгәнең үзең өчен дип эшләргә, тырышырга кирәк.

Әңгәмәдәш – Зәринә Гыйльметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев