Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Төп эшебез – юлда балаларның иминлеген саклау

«Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Һадиева Лилия Мөхәммәт кызы белән әңгәмә.

—    Хәерле көн, Лилия апа. Иң беренче безне үзегез белән таныштырып үтегез әле.
—    Хәерле көн. Мин Һадиева Лилия Мөхәммәт кызы. Балтач районының «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының җитәкчесе булып эшлим. Мин Балтач районы Сосна авылында туып үстем. Шул авылда мәктәпне тәмамладым. Аннан соң Казан кооператив техникумында белем алдым. Аны тәмамлагач, Түнтәр сәүдә берләшмәсендә бухгалтер булып эшли башладым. Аннан гаилә кордык, ике бала тәрбияләп үстердек. 1997 елдан «Юл хәрәкәте иминлеге» фондына эшкә килдем һәм бүгенге көнгә кадәр биредә хезмәт куям.

—    Сезнең эшләгән оешма ничек атала һәм биредә нинди эшләр башкарыла?
—    Безнең оешма «Юл хәрәкәте иминлеге» дип атала. Безнең төп эшебез: юлда балаларның иминлеген саклау. Балаларның гына түгел, шулай ук әти-әниләрнең һәм өлкән кешеләрнең дә. Балалар бакчасына йөрүче сабыйларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез, мәктәпкә киткәч, ул кагыйдәләрне ныгытабыз. Әти-әниләр җыелышында аларны яңа чыккан законнар белән таныштырабыз. Аларга балаларны юлда йөрүне өйрәтүне исләренә төшереп торабыз. Балага юлны ничек итеп аркылы чыгарга, автомобильгә утыргач, үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтүне кабатлыйбыз. Шулай ук районыбыздагы оешмалар белән, анда эшләүче шоферлар белән дә тыгыз элемтәдә торабаз. Төрле әңгәмәләр, чаралар үткәрәбез, видеороликлар күрсәтәбез.

—    Юлда имин йөрү өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
—    Җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиеш. Караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар тагып йөрергә, юлны аркылы чыкканда бары тик "зебра"дан гына чыгарга. Монда аеруча да игътибарлы булырга кирәк, чөнки нәкъ биредә юл һәлакәтләре күп була. Автомобильдә йөргәндә махсус креслога утырып йөрергә. Арткы утыргычта 7 яшькә кадәр, алгы утыргычта 12 яшькә кадәр. Әлбәттә, куркынычсызлык каешын да тагарга онытмаска кирәк. 

—    Без җәй көне велосипедта йөрергә яратабыз. Велосипед белән юлда йөрү кагыйдәләрен дә әйтеп китегез әле.
—    7 яшькә кадәр балалар юлда әти-әниләрдән башка йөрергә тиеш түгел. Аларга бары паркларда йөрергә рөхсәт ителә. 7 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар тротуардан йөри алалар, ләкин алар җәяүлеләргә комачаулык тудырырга тиеш түгел. 14 яше тулган кызлар һәм малалар машина юлыннан велосипедта йөри алалар. Алар транспорт чарасында йөри дип санала. Шуңа күрә алар да машиналар кебек юлның уң ягыннан йөрергә тиеш булалар. Шулай ук велосипедта йөрүче, велосипедтан төшеп «зебра»дан җәяү чыгарга тиеш, ягъни велосипедын җитәкләп чыга.

—    Сез мәктәп һәм балалар бакчалары белән дә эшлисез. Алар белән нинди эшләр башкарасыз?
—    Безнең төп эшебез нәкъ тә менә мәктәп һәм балалар бакчалары белән эшләү. Райондагы һәр мәктәп һәм балалар бакчасында юл иминлегенә багышланган төрле чаралар үтә. Алар бу чараны әзерлиләр, ә без шушы бәйрәм кичәсенең сыйфатын карыйбыз. Әгәр балалар кагыйдәләрне белеп бетермәсәләр аңлатып китәбез.
Шулай ук төрле акцияләргә чыгабыз. «Ерактан күренеп тор» акциясендә яктыртучы элементларның булу-булмавын тикшерәбез. Булмаганнарына үзебез тапшырабыз. «Бала — төп пассажир» акциясендә балаларның машинада дөрес йөртелүен карыйбыз. Киңәшләребезне бирәбез.

—    Сездән безгә теләкләр.
—    Сезгә иң зур теләк: алда әйтеп киткән барлык кагыйдәләрне дә үтәп йөрергә, юлларда бик сак булырга. Бигрәк тә юл аркылы чыкканда. Телефонда уйнамаска, наушниклар киеп йөрмәскә. «Зебра» янына килеп җиткәч, уң һәм сул якка карарга һәм машина юклыгына инангач кына юлны җайлап кына чыгарга.

—    Файдалы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.
—    Юлда да һәрвакыт тәртипле, кагыйдәләрне үтәүче җәяүлеләр һәм пассажирлар булырсыз дип өметләнеп калам. Үзегезгә дә бик зур рәхмәт. «Көмеш кыңгырау» газетасы укучыларына да бу әңгәмәбез бик файдалы булыр дип уйлыйм. Имин юллар сезгә!

—    Изге теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт, Лилия апа.

Әңгәмәдәш – Балтач районы Балтач урта мәктәбенең 7 В сыйныфы укучысы Камалиева Гайшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев