Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Равил Закиров: «Блогымда - тормышым»

Блогерларның үз аудиториясенә карата фикерләре нинди соң? Бу сорауны без үзен Чирмешән районы Иске Кади авылы блогеры буларак таныткан Равил Закировка бирдек.

Блогерларны күзәтеп барырга яратабыз инде, әйе бит? Көн саен диярлек, сериал караган шикелле, яраткан блогерыңның сәхифәсен актарып чыкмасаң, күңел булмый. Шул видеолар аша аның тормышы белән танышасың, хәтта, вакытлар узу белән, аны туганың кебек якын итә башлыйсың. Ә менә блогерларның үз аудиториясенә карата фикерләре нинди соң? Бу сорауны без үзен Чирмешән районы Иске Кади авылы блогеры буларак таныткан Равил Закировка бирдек.

– Миңа атап фикер язган кешегә ничек игътибар итмисең, ди. Барысын да укып барам... Яхшы фикерләрне дә, начарларын да. Ничек кенә булса да, алар алга барырга стимул бирә. Хейтерларымның кара исемлеге дә бар, аннан башка булмый инде. Начар комментарийлар күргәч, төшенкелеккә бирелгән чаклар да була, әлбәттә, тик шул вакытны үткәрә белү мөһим. Үз юнәлешеңне сайлагансың икән, ахырына кадәр барырга кирәк дигән фикердә мин.  
– Блогер булуыңа гаиләң каршы идеме? 
– Баштарак алар аңлап бетермәгәндер. Мавыгу, юк эш белән шөгыльләнү кебек кабул иткәннәрдер. Ә тора-бара, бу хезмәтнең акча һәм популярлык китергәнен белгәч, миңа үзләре үк ярдәм итә башладылар.

Кем ул блогер? 
Блогер – һөнәр түгел, ә эшчәнлекнең бер төре. Блогер дип контент булдыручы һәм аны социаль челтәрдәге үз битләрендә бастыручы кешене атыйлар. Блог алып бару өчен, югары уку йортында укырга, имтиханнар тапшырырга һәм атнага биш көн сигезәр сәгать эшләргә кирәкми. Шул ук вакытта зур аудитория җыйган блогерларның кереме уртача хезмәт хакыннан югарырак — Россиядә кайберләре елына 20 миллион сум акча эшли. 
Блогерларның иң күп вакыты контент тудырып үтә. Бер постка якынча 1-2 сәгать сарыф ителә, ә кайвакыт пост өстендә эшнең уртача дәвамлылыгы 2,5 сәгать тәшкил итә икән.

 
– Син блогыңда күбрәк авыл тормышын яктыртасың. Язылучыларың арасында да шундый контент күбрәк карау җыямы? 
– Мин халыкка тормышымны ничек бар, шулай күрсәтәм. Сыер да савам, мал да карыйм, бакчада да эшлим. Болар – безнең тормыш. Видеоларымны кабат-кабат әллә ничә дубльлар ясап төшергәнем юк. Андый видеоларда ихласлык бетә. Менә, мәсәлән, әнием беркайчан да икенче катка шундый ук кызыклы сүзләр әйтә алмый. Беренче тапкырдан төшереп өлгерсәң өлгерәсең, барып чыкмый икән, кабат ул аны ихлас итеп эшли алмый инде. Аудиториямә дә шул ягым ошыйдыр дип беләм. 
– Димәк, син видеоларыңны алдан төшереп куймыйсың? 
– Юк, миндә барысы бүген һәм хәзер төшерелә. Һәрвакыт бүгенге тормышым, шөгылем чагыла. 
– Әниең дә блогыңның бер өлешенә әйләнде кебек... 
– Әйе, Динә ханымны (әнисен) бик яратып карыйлар. Аның турында иң беренче видео – әниемнең әрләгән вакыты иде. Бик күп караулар җыйды ул (көлә). Шул чакта әнием үзен шундый кыяфәттә куюым өчен ачуланган да иде. Тора-бара ияләнде инде. Хәзер әнием бөтен идеяләремне хуплап тора. Ә миндә фикер бик күп... Башымда нәрсә туа, мин аның һәрберсен тормышка ашырырга тырышам. Әй-тик, көтмәгәндә генә, бакчада эшләп йөргән вакытта, мин «Авыл туры» эшләргә булдым. Ягъни башка блогерлар, караучыларым безнең авылга кайтып, мин башкарган эшләрне эшлиләр. Бер яктан, безгә зур ярдәм, икенчедән, акча да түлиләр әле шуның өчен. Шулай итеп, бу проект кысаларында 11 тур эшләп чыктык. Бик күңелле булды ул чаклар. 
– Ә хәзер нинди идеяләр белән янасың?
– Чираттагы хыялым һәм максатым – җырчы булу. Мин кечкенәдән җыр-моңга гашыйк. Җыр-ларга бик яратам. Шуңа күрә үземне татар эстрадасы сәхнәсендә күрәм. Бүгенге көндә яздыра башлаган өч җырым бар. Шуларны халыкка, яраткан язылучыларыма ишеттерәсем килә. 
– Блог башлаганда, иң мөһим өч әйбер – ул нәрсә?
– Тотынган эшеңне ахырына кадәр алып бару, үзеңә генә туры килердәй юнәлеш сайлый белү һәм яхшы камера. Видеолар сыйфатлы килеп чыкса, аны каравы рәхәт. Менә шулар булганда, контент ясарга мөмкин.

Блогер өчен нәрсә мөһим? 
Матурлык һәм эстетика ярату. Блогерга караучыны җәлеп итәрдәй контент булдырырга кирәк. Моның өчен тирә-юньдә матурлык булырга тиеш. 
Максатчанлык. Бу сыйфат белән эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендә күп нәрсәгә ирешеп була. Максатлар белән эшләгән кеше башкаларны да шуның белән дәртләндерә ала. 
Кыюлык. Тәнкыйтьтән, финанс кыенлыклардан куркырга ярамый. Аудиториягә куркуларга бирешми торган рухи көчле кеше кирәк. 
Яңалыкка омтылу. Сайланган юнәлештә даими үсәргә кирәк. Блогер һәрвакыт кызыклы идеяләргә бай булырга һәм көн саен яңа мәгълүмат тупларга тиеш. 
Укучылар турында кайгырту. Контент ниндидер файда китерергә тиеш.

– Синең блогыңда нинди видеолар беркайчан да булмаячак? 
– Негатив характердагы. Кемнедер яманлау темасын күтәрәсем килми. Бары тик уңай эмоцияләр тудыручы видеолар гына булачак. Позитив күрергә теләүчеләр өчен ишекләрем ачык. Мин тормышымны яратам, яшәешемне үз итәм, дөньяда яшәвем белән бәхетлемен. 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев