Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Лагерь VS авыл» баттлы!

Газетдинова Гөльяр – төрле лагерьларда булып кайткан кыз! Өстәвенә авылда да рәхәтләнеп ял итә белә. Әйдәгез, баттлыбызның җиңүчесен нәкъ менә аның белән билгелик!

Сәлам, «Көмеш кыңгырау»ның якын дусты! Син дә каникуллар җитте, дип шатланасыңдыр, әйеме? Зарыгып көткән җәй айларына күп яшүсмерләрнең планнары алдан ук билгеләп куелган: кемдер лагерьга бара, кемдер әти-әниләре белән диңгезгә оча, ә кемдер яраткан әби-бабасы янына авылга кайта. Ә шулай да, кайда рәхәтрәк икән? «Лагерь VS авыл» баттлы! Кызык яңгырый бит? Әйдәгез тикшереп карыйк!
 
Бүгенге көндә лагерьның нинди генә төрлесе юк... Әйтик, барыбызга да таныш булган «Сәләт» лагерының форумнарын гына алыйк, аларны санап китсәк: «Алдынгылар Биләр форум», «Мәгълүмати технологияләр Биләр форум», «Иҗат Биләр форум» һәм башка би-и-к күп төрләре! Кыскасы, җаның теләгәнен сайла да бар! Ә авылга килгәндә, шәп ялны менә болайрак тасвирлап була: таң ату илә кошлар сайравына уянып, иртән-иртүк табигать кочагында иркәләнү, саф һаваны тирән итеп сулап, аллы-гөлле чәчәкләр җыю... Тиздән җир җиләге дә өлгерер. әле!

Шулай да, кайда ял итү кулайрак, рәхәтрәк икән? Бу сорауга җавап табар өчен булышырга Актаныш кызыннан ярдәм сорамый булмас! Быел 10нчы сыйныфны тәмамлаган Газетдинова Гөльяр – төрле лагерьларда булып кайткан кыз ул! Өстәвенә авылда да рәхәтләнеп ял итә белә. Әйдәгез, баттлыбызның җиңүчесен нәкъ менә аның белән билгелик!
 
- Сәлам, Гөльяр! Без сине күп кенә лагерьларда ял иткән кыз дип беләбез. Ә синең өчен лагерь нәрсә ул?
 
- Лагерь ул – яңа танышулар, күңелле мизгелләр һәм дә яңа күнекмәләр. Бала чактан ук мин кызыклы лагерьларда ял итәргә яраттым. Башлангыч сыйныфларда укыганда мәктәп лагерына йөрсәм, соңрак мине Биләр җирлегендә урнашкан яраткан «Сәләт»ем киң колач җәеп каршы алды. Шулай ук миңа районыбызның «Бүләк» лагерында да берничә тапкыр ял итү бәхете татыды.
 
- Шулар арасында иң ошаганы кайсысы икән?
 
- Танышулар, яңа дуслар табу ягыннан, билгеле, «Бүләк», чөнки анда мин үз районымның иң сәләтле балалары белән таныштым һәм хәзер дә алар белән элемтәдә торам. Ә менә һөнәри яктан үсү, хисләр ташкынында «яну» ягыннан беренчелекне мин «Сәләт Биләр» лагерына бирер идем. Лагерь эшчәнлекне шул юнәлештә алып бара. Ул төрле махсус сменаларга бүленгән, анда һәр көн кызыклы дәресләр, лекцияләр, үзенчәлекле очрашулар үтә.
 
- Син лагерьлар буенча чын «ас» инде алайса! Ял итәргә үзең белән алып барырга кирәк булган топ-5 әйберне санап чыгу да сиңа кыен булмас.
 
- Шуны истә тотыгыз: лагерьда тематик кичәләр, форсмажорлар булмыйча тормый, өстәвенә һава торышы да үз тормышы белән яши. Шуңа күп кием беркайчан да артык булмый. Шулай ук үзегез белән SPF крем, повербанк, кызыклы өстәл уеннары алырга тәкъдим итәр идем. Һәм, әлбәттә инде, яхшы кәеф!
 
- Авылда ял итү лагерьдан нәрсә белән аерыла? Аның нинди плюслары, өстенлекләре бар?
 
- Минемчә, авылда чын-чынлап ял итәсең. Монда тормыш әкрен һәм ничектер тынгысыз бара. Лагерь белән аермасын да, плюсларын да шунда күрәм.
 
- Авылда ниләр белән шөгыльләнәсең?
 
- Идеаль җәйге көнемне тасвирлыйм: эссе көнне авыл һавасын сулап, ямь-яшел чирәм буенча атлый-атлый, дусларым белән су коенырга бару. Буш вакытымда спорт белән дә шөгыльләнәм, рәсемнәр дә ясыйм. Сүз уңаеннан, илһам килсә, майлы краскалар белән заказга портретлар да ясыйм әле. Киләсе елга дәүләт имтиханнарын бирергә булгач, укуга да басым ясамый булмас. Кыскасы, җәй көне барысына да вакыт җитә.
 
- Авылга кайткач, һичшиксез эшләргә кирәк булган 5 әйбер.
 
- 1. Әби-бабайларга кунакка барып, табын артында дөнья хәлләрен сөйләшү.
2. Болынга җиләккә барып, әкияттәгечә «бер җиләкне кәрзингә, икене авызга» салып ял итеп кайту.
3. Таң атканын каршылау. Авылда ул үтә дә мавыктыргыч.
4. Авылдагы дусларың белән күңел ачу.
5. Көтү көтеп, дәү әниең пешергән табикмәкләрне ашау. Бу – минем җылы балачак хатирәләремнең берсе.
 
- Нәтиҗә ясарга да вакыт җиткәндер. «Лагерь VS авыл» баттлында кайсы җиңү яулый инде?
 
- Әлбәттә, дуслык җиңә! Лагерь – ул бары тик берничә көн дәвамында гына бара, ә авылда җәйнең барлык 92 көнен дә уздырып була.

Ахырдан шуны өстәргә кирәк: җәй – ул мөмкинлекләр вакыты, шуңа да рәхәтләнеп ял итегез, яңа хоббилар өйрәнегез, вакытыгызны файдалы һәм дә кызыклы үткәрегез!

Әңгәмәдәш – Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев