Күңел тәрәзләрен кактың, мөгаллимәм...
Әлеге интервью татар теле укытучым Эльмира Раисовна белән булачак.
Гади, таләпчән, кирәк икән бик тә хисчән туган тел һәм әдәбият укытучыбыз – Эльмира Раисовна. Кадыбаш мәктәбендә укый башлаганда беренче дәрестән ук минем күңел тәрәзәләремә какты, республика олимпиадасында катнашырга дәрт уятты, шул беренче дәрестә үк әллә никадәр стратегик планнар корып куйды. Эльмира апамның тагын бер ягын игьтибар иттем, бик җитез һәм кызу. Әйткән сүз шул минутта үтәлергә тиеш.
Чираттагы интервью нәкъ менә татар теле укытучым белән булачак.
– Эльмира апа, апа сез мөгаллим хезмәтенә ничек килдегез?
– Гүзәлия, гадәттә укытучыларга мондый сорау бирсәләр, күбесе кечкенәдән ук “мәктәпле” уйнап, курчаклар укыттым, ди. Билгеле, минем белән дә шулай булды. Әмма мин үземне педагогикада бервакытта да очраклы кеше итеп хис итмим. Беренчедән, минем әнием, әниемнең абыйсы- төпле белемле укытучылар. Икенчедән, үземне нәкь шушы һөнәр өчен яратылганмын дип хис итәм, чөнки мин үз эшемнән тәм табып яшим.
– Ә ни өчен татар телен сайладыгыз, әниегез кебек математика фәнен түгел?
– Мин үзем дә бу турыда бик еш уйланам. Мөгаен, миңа телче булу сәләте күбрәк бирелгәндер. Монда әтиемнең ролен тоям. Ул кечкенәдән миңа әдәбиятны яратырга өйрәтте. 4 яшьләремдә ук “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Шүрәле”не ятлатты. Мәктәптә укыганда да бәйгеләрдә катнашканда әти тәкьдим иткән шигырьләрне сөйли идем.
4нче сыйныфта укыганда Гәүһәрия апа Шаймарданованың “Беренче адымнар” түгәрәгендә шигырь язарга өйрәндем.
– Хыялны тормышка ашыруның юл башы кайдан башланды ?
– Бик тә дәрәҗәле саналган Арча педагогия училищесыннан. Чыннан да, әлеге уку йорты миңа тирән белем һәм тәрбия бирде. Тормыш тәҗрибәсен дә мин Казан артыннан туплый башладым.
– Студент елларыгыз ничек узды?
– Иң самими, иң рәхәт еллар булган. Кайта-кайта, шул вакытларны искә алам. Нәкь хәзерге кебек 1 минут та вакытым юк. Әле “Дисәнә” вокал ансамбленә, әле ритмикага чабам. Училищекүләм бәйрәм концертын алып барасы, шуңа һәр ансамбль репертуарындагы номерларны җыям. Группа белән конкурсларда катнашабыз, волейбол ярышы һ. б.
– Сез бәйгеләргә укучыларны да әзерлисез, үзегез дә сыналырга яратасыз. Нинди бәйгеләрдә теләп катнашасыз?
– Һәр бәйге ул кешене конкурентлыкка сәләтле шәхес итеп үстерә. Эштәме, тормыштамы - кайда да мин көрәштә.
Ел саен дөньякүләм “Әдәби марафон”да катнашып, Әдәби көрәштә дә көчемне сыныйм. Беренче елда җиңелеп кайтсам, икенче елны үҗәтләнеп әзерләндем һәм беренчелекне яуладым. Гомумән, минем холкым шундый: җиңелүләр алга таба җиңүләргә стимул гына бирә.
Быел Бөтенрәсәй “Иң яхшы туган тел укытучысы” бәйгесенең йомгаклау этабында катнаштым. Бу бәйге миңа бик күп яңалыкларны белергә, үземне үстерергә мөмкинлек ачты.
– Эльмира Раисовна киләчәккә нинди теләкләрегез бар?
– Гүзәлия, менә син быел әдәбияттан республика призеры булдың. Татар телен үстерүгә зур өлеш керттең. Алга таба да туган телдә сөйләшүче балалар тәрбияли алсак иде дип телим мин, чөнки тел яшәсә, милләт яши.
Мин дә укытучым теләкләренә кушылам. Туган телебезгә тугрылыклы калып, милләт кызлары була алсак иде. Менә шундый көчле рухлы мөгаллимнәр үрнәгендә без, яшь буын, тәрбияләнәбез һәм милләт сагында торырга әзер кешеләр булырбыз дип ышанам.
Расулова Гүзәлия, Әгерҗе районы, Кадыбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев