Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Камил, Рамил, Марсель – Баһларның баһадирлары

Улларга нинди тәрбия бирелергә тиеш? Сорауларыбызны бөркет кебек өч ул үстерүче популяр җырчы Гүзәл Идрисовага бирдек.

Балаларны мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле, хезмәт сөючән итеп ничек тәрбияләргә? Улларга нинди тәрбия бирелергә тиеш? Милләтебезнең киләчәге булган егетләр үстерүче ата-аналар бик җиңел җавап бирер  дип уйладык без һәм сорауларыбызны бөркет кебек өч ул үстерүче популяр җырчы Гүзәл Идрисовага бирдек.

- Уллар көнен гаиләгездә ничек бәйрәм итәсез?

- Хәзер бит көн туган саен бәйрәм. Улларыбыз һәр бәйрәмгә үзләренчә игътибар күрсәтүне яраталар. Без, гадәттә, җыйнаулашып берәр җиргә күңел ачарга яисә кинога барабыз, тәмле итеп сыйланабыз. Кыш көннәре традицион рәвештә чана-чаңгы шуабыз. Бәйрәмнәрне бергә-бергә файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тырышабыз.

- Сезнеңчә, уллар тәрбиясе нинди булырга тиеш?

- Өч улым булыр дип уйламадым да, мин кызларга өметләнгән идем. Ходай шулай биргән, мин инде аны хәзер зур бүләк итеп кабул итәм. Аннары, малайларны көчле хатын-кызларга бирәләр, дигәннәрен ишеткәнем бар. Малайлар әниләргә якын булалар икән. Алар назлы, игътибарлы. Тәрбиягә килгәндә, мин үзем дә бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Психология китаплары укыйм, интернеттан җаваплар эзлим, башка әниләр белән фикер алышам. Әкренләп шулай яши-яши, үз белгәннәребез белән һәм китап ярдәмендә үстерәбез инде. Иң мөһиме, кешеләргә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле булсыннанр. Әти-әнигә, өлкәннәргә хезмәт итәргә, эшкә өйрәнеп үссеннәр. Безнең гаиләдә һәркемнең үз эш коралы: көрәге, тырмасы, чиләге дигәндәй. Ялда да, эштә дә аерым йөргәнне яратмыйбыз без. Девизыбыз да һәрвакыт бергә булу.

- Балалар һәрберсе төрле характерга ия була. Сез улларыгызны нинди итеп тасвирлыйсыз?

- Әйе, чыннан да, алар өчесе өч характерлы. Олы улыбыз Камил, сәхнә артында үскәнгәдер инде, бик иҗади һәм өлгер. Әрсезлек, кыюлык та бар. Чын күңеле белән музыкага тартыла. Уртанчыбыз Рамил – оялчанрак. Абыйсыннан башка берүзе сәхнәгә дә чыкмый ул. Күбрәк спортка тартыла, чыдам, хезмәт сөючән. Әз сөйләргә, күп эшләргә ярата. Кечкенәбез Марсель, кыз-бала көткәнгәдерме, тыйнак, сабыр, назлы, тыныч. Юлда барганда да бер тавышы да чыкмый аның.

- Сез гаиләдә бердәнбер хатын-кыз. Егетләрегез тарафыннан комплиментлар, матур сүзләр еш яңгырыймы?

- Малайлар матур әйберне бик тиз күреп ала. Өстәлгә җәелгән яңа җәймә булса да, чәчәкләр куйсаң да, чәч буяп кайтсаң да игътибар күрсәтәләр. Малай кеше бигрәк тә әнисенең матур булуын тели, матур киенүен ярата. Гаиләдә бердәнбер хатын-кыз булгач, миңа һәрчак матур булырга туры килә. Өйнең чисталыгы, җылылыгы, матурлыгы хатын-кыздан тора бит. Аны балалар күреп үсә. Һәм киләчәктә үзенә тормыш иптәше сайлаганда да шундый сыйфатларга ия булганын тели.

- Улларыгыз характеры белән күбрәк кемгә охшаган?

- Кызулыклары белән әтиләренә дияр идем. Ә хәстәрлекләре, һәр әйберне алдан планлаштырулары белән миңа охшаганнар.

- Сез – җырлы гаилә. Ирле-хатынлы дуэт өстенә, гаиләгез белән тулы составта җырлыйсыз, улларыгыз да сәхнәдә төрле уен коралларында чыгыш ясый. Егетләрнең кайсы нинди өлкәне якын итә?

- Дөрестән дә, иҗади җырлы гаилә булгач, балалар сәхнә артында үсә. Аларны үзебез белән алырга тырышабыз, кемгәдер калдырып китү яклы түгел без. Сәхнә артындагы тормышны күреп үскәнгәме, олы улыбыз Камил уңышлы гына гармуннар белән кызыксына, хромкада уйный. Уртанчысы спорт белән мавыга. Кечкенәбез, абыйларыннан кызыгып, курайга язылды. Кечкенә булса да, бик уңышлы гына өйрәнеп килә. Без ансамбль төзеп, барыбыз бергә уен коралларында уйнап, «Балалы солянка» проектында катнашкан идек. Бишәүләп җырлый торган җырыбыз да бар. Җырлы гаилә буларак, шушы җыр белән төрле шәһәрләргә концертларга чакырып торалар. Монысы бигрәк тә сөндерә.

- Олы улыгыз Камил инде хәзердән үк профессиональ баянчылар кебек оста. Кирәк икән, бабасын да җырлата. Аның иҗат юлын сайлавына ничек карыйсыз?

- Чыннан да, Камилебез гармунчылар белән бик нык кызыксына. Аның кумирлары да бар. Телевизор-ютубтан ул Рөстәм Вәлиев, Айнур Муратов, Ринат Вәлиев кебек оста гармунчыларга омтыла, алар кебек уйнарга тырыша. Иҗатны сайлавына каршы булмаячакбыз. Без аны төрле конкурсларга алып барабыз, бу юнәлештә тагын да үстерергә ниятлибез. Костюмнар тектерәбез, уен кораллары сатып алабыз, аранжировкалар ясатабыз. Хәзерге вакытта Яңа елга багышланган тапшыруларга әзерләнә, анда яңа ел композицияләренә тезмә уйнаячак. Шулай ук, аның иң зур уңышларының берсе – 10 яшендә 149нчы лицейда тәүге концертын тәкъдим итү булды. Киләчәктә дә үзен профессиональ баянчы итеп күрә. Бездә гармунчылар җитәрлек, алар белән кичләр күңелле үтә. Бабасы да, әтиләре Илназ да (Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ) баянда оста уйный.

Белешмә:

Камил  – 11 яшь, 149нчы лицейның 5нче сыйныфында укый, сәнгать мәктәбенә йөри. Төп шөгыле – музыка, уен кораллары, баян, волейбол. 

Рамил – 9 яшь, 149нчы лицейның 2нче сыйныфында белем ала. Төп шөгыле – спорт, өченче ел дзюдо белән шөгыльләнә.

Марсель – 6 яшь, балалар бакчасына йөри. Төп шөгыле – рәсем ясау һәм курайда уйнау һәм музыка.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев