Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

БДИдан 100 балл җыйган Рәйсә: «Имтихан дип хафаланмаска кирәк, 100 — максат кына түгел, бәхет эше дә»

Азадия Сабитова рус әдәбиятыннан 100 балл җыйган Рәйсә Абдуллина белән әңгәмә корган.

Календарь битләрен билгеләп бара торгач, ниһаять, зарыгып көткән җәйгә дә аяк бастык. Милли Сабантуй бәйрәмнәре, балыкка йөрүләр, табигать кочагына чыгу шундый тансыктырган. Барлык борчу-мәшәкатьләр артта калды, җылы кояш безгә алда бары тик күңелле яллар өмет итә… Кызык, ә менә имтихан тапшыручы сыйныфлар да шулай уйлыймы икән? Аларның фронтында хәлләр ничегрәк?

100 балл! Чыгарылыш сыйныф укучысы, күпме тырышлык, күпме хезмәт куеп әзерләнгән имтиханыңнан 100 балл җыйгансың, котлыйм дисәм, нишләр идең? Ышаныр идеңме? Әллә мондый уңышка ирешү өчен тырышлык кына җитми, аның тагын бер сере бармы?

Соруларыма җавап табарга теләп, рус әдәбиятыннан 100 балл җыйган Рәйсә Абдуллина белән әңгәмә кордым.

— Рәйсә, уңышыңны күргәч, беренче эш итеп нишләдең?
— Алтынчы июнь көнне мин спонтан рәвештә, будильниксыз иртәнге сәгать алтыда (!) уяндым. Дус кызым имтиханның нәтиҗәләре чыгу хакында әйтте. Мин балларымны белергә теләп, сайтка кереп карадым. 100 дигән санны күргәч, үз күзләремә ышанмадым.

«Гос.услуги» кушымтасын яңадан кертеп, ялгыш түгелме икән дип тагын берничә тапкыр кереп карадым. Инде аннан соң укытучым Мария Михайловнага хәбәр иттем. Сөенечемне уртаклашырга дип, дус кызларым белән каһвәханәгә бардык. Күңелдә җиңеллек хисе тойдым, мин бик шат идем!

— 100 баллга ия булу — синең хыялың идеме? Әллә бу үзең өчен дә көтелмәгәнлек булдымы?
— Мин башлангыч сыйныфлар да укыганда ук фән олимпиадаларында катнашып килдем. Хыялым — Халыкара олимпиадада гран-прига ия булу иде. Нигезем дә булгач, тәҗрибәм дә туплангач, монда уңышка ирешү реаль хәл булып тоелды. Хәзер дә уйлап утырам, олимпиадада җиңү, имтихан тапшыруга караганда күпкә җайлырак. БДИ нәтиҗәләренә күп факторлар йогынты ясый. 100 балл хыялымнан да югарырак иде дип әйтә алам.
— Ничек уйлыйсың, яхшы әзерлек белән генә мондый уңышка ирешеп буламы? Әллә бу бәхет эшенә дә карыймы?
— Бәхәссез, матур уңышка урау юллар узып һәм күп тырышлыклар сарыф итеп кенә ирешеп була. Имтиханнарга да көчеңне тиешенчә сарыф итмәсәң, югары баллар җыермын дип өметләнмә. Минем фикеремчә, җиң сызганып эшләгәндә генә, 90 балдан югарырак нәтиҗә күрергә мөмкин. 95-100 баллары арасы, бары тик бәхет эше кебек миңа.

— Тагын нинди имтиханнар бирәсең? Кайсы фән иң җиңеле булып тоелды?
— Дүрт имтихан тапшырам. Икесе төп фәннәр база математикасы белән рус теле булса, икесе сайланма фәннән рус әдәбият һәм инглиз теле. База математикасы иң җиңеле, ул хәтта 9нчы сыйныфта тапшыра торган математикадан да җайлырак булып тоелды. Иң авыры инде инглиз теле кебек миңа.

— Имтихан эшләрендә вариантларның төрле булуына ничек карыйсың?
— Әйе, имтихан эшләрендә вариантлар бик күп төрле була. Аларны авырлыклары буенча аерылып торалар дип әйтү дә хак. Бу дус кызларым белән эшләрне чагыштырганда да сизелде. Оештыручылар, укучылар аудиториядә утырганда бер-берсеннән күчермәсеннәр дип, махсус шулай эшләгәннәрдер. Алар күзлегеннән караганда бу мантыйк белән килешеп була, әмма минемчә бераз гаделсезлек тә бар монда. Бер генә вариант булса, әйбәтрәк булыр иде.

— Алда шундый ук сынаулар аша узасы сыйныфларга ниләр теләр идең, нинди киңәшләрең бар?
— Унберенче сыйныфка баручы укучыларга БДИ дип бик хафаланмаска киңәш итәр идем. Сез, имтиханнар тапшырасы бар бит дип, үз-үзегезне кая куярга белмичә йөреп, саләмәтлегезгә зыян китерергә мөмкинсез. Менә монысы күпкә куркыныч. Чыгаралыш сыйныф укучылары буларак, мәктәптә сыйныфташларыгыз белән үткәргән кадерле мизгелләрнең ләззәтен тоеп калыгыз.

Әңгәмәдәш – Азалия Сабитова.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев