Барабанчы сәгать кебек төгәл булырга тиеш
керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең баш дирижеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Азат Хәмидуллин
Барабанчы нинди булырга тиеш? Барабанның төзелеше нидән гыйбарәт? Бәрмә уен кораллары кайда барлыкка килгән? Бүген әлеге уен коралы белән якыннанрак танышырбыз. Бу һәм башка сорауларга барабанда уйнаучы остаз, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең баш дирижеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Азат Хәмидуллин җавап бирә.
– Сез кайчан барабанда уйнарга өйрәндегез? Һәм ни өчен сез бу уен коралын сайладыгыз?
— Мин барабанда 2009 елдан уйныйм. Барабаннар — ансамбль һәм оркестрның нигезе булып тора. Аның тавышы мине һәрвакыт кызыксындырды. Дөрес, музыкаль мәктәпне, колледж һәм консерваторияне мин баян буенча бетердем. Ләкин мин кечкенәдән рок музыкасын, эстрада ансамбльләрен тыңлап үстем. Һәрвакыт барабанчыларга игътибар итә идем. Кечкенә чакта дәү әнинең орчыгы белән мендәрләргә суга-суга уйнарга маташа идем.
– Сез хәзер нинди уен коралларында уйныйсыз? Шулар турында сөйләгез әле...
— Баянда, тальянда, барабаннарда. Хәзер инде күбрәк барабаннарда. Бу уен коралының төзелеше дә үзенчәлекле. Барабан ул берничә инструменттан тора. Иң төп инструмент — кечкенә барабан. Ул маршларда яхшы ишетелә, аның тавышы ачык яңгырый. Икенче мөһим инструмент — хай-хет, башкача аны чарльстон дип атыйлар. Анда ике тәлинкә бар. Алардан кала тагын берничә төрле тәлинкә һәм барабан үзе. Барлык бәрмә уен кораллары Африкада барлыкка килгән дип сөйлиләр. Аларның анда бик күп төрләре бар.
– Музыка уен коралында уйнап арып буламы?
— Әгәр дә син дөрес уйнамасаң, кулыңны дөрес куймасаң, кирәгеннән артык каты суксаң яисә артык тырышсаң, ару булырга мөмкин. Музыка уен коралларында уйнаганда, җиңеллек һәм хәрәкәт иреге булырга тиеш. Мускуллар ирекле хәрәкәт иткәндә генә, барабаннар тавышы тиешенчә чыга. Үзеңне көчләп уйнарга да ярамый.
– Көй, уйнаучының кәефенә карап, начаррак яисә яхшырак чыгарга мөмкинме?
— Әлбәттә, күп нәрсә кәефтән тора. Ләкин әгәр дә син әсәрне өйрәнгәнсең икән, монда инде кәеф кебек фактор көйнең яңгыравына бик зур йогынты ясамый. Барысы да осталык дәрәҗәсенә бәйле. Яхшы башкаручы теләсә нинди ситуациядә профессиональ булып калачак. Музыкант беркайчан да бер үк көйне бер төрле итеп уйнамый. Без бит компьютер түгел. Без, кешеләр, һәрвакыт төрлечә уйныйбыз.
– Барабанчы нинди булырга тиеш?
— Барабанда уйнар өчен ритм хисе булу шарт. Көйне тоя белергә кирәк. Уйнаганда беркайчан да ашыгырга ярамый. Бәрмә уен коралларында уйнаучы — ансамбльнең йөрәге. Ул сәгать кебек эшли белергә тиеш.
– Ә сезнең өйдә барабаннар торамы?
— Бүген юк. Элегрәк өйдә дә булганы бар иде. Үз йортыбыз белән торгач, укытучымның миңа үз барабаннарын биреп торганы булды. Шәһәр фатирларында ул тавыш башкаларга да ишетелеп, комачаулар иде. Ә бүгенге көндә мин үз өемдә студия булдыру турында хыялланам. Кайчан да булса, ул миндә булачак та.
– Сез ничек уйлыйсыз, балаларны ничә яшьтән барабанда уйнарга өйрәтергә кирәк?
— Барысы да баланың теләгеннән, сәләтеннән тора. Минемчә, билгеле бер яшь аралыгы юктыр. Кемдер инде 5 яшендә үк уйный башлый, кемдер соңрак уйнарга өйрәнә. Мин исә музыка мәктәбендә һөнәри белеме булган укытучы белән шөгыльләнергә киңәш итәр идем. Шул очракта гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп була.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев