Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Арча «НУР» балалар телестудиясе Мәскәүлеләр белән беррәттән Татарстан данын яклады

Арча «НУР» балалар телестудиясе укучыларының нинди бәйгедә катнашсалар да, җиңеп кайтуы инде беркемне дә гаҗәпләндерми.

Мәскәүлеләр белән беррәттән Татарстан данын яклап
Арча «НУР» балалар телестудиясе укучыларының нинди бәйгедә катнашсалар да, җиңеп кайтуы инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Ә яшь кинематографистлар питчингында 400 мең грант отып кайтулары турында хәбәр тиз арада бөтен республика буйлап таралды. Әлеге җиңү турында тулырак белү өчен студия җитәкчесе Зарипова Зөлфирә Мәннәповна белән әңгәмә кордык.
-Зөлфирә Мәннәповна, сез Россиякүләм яшь кинематографистлар питчингында җиңү яулап кайткансыз. Ә нәрсә соң ул питчинг?
- Менә инде XVII тапкыр Бөтенроссия балалар үзәге  “Орленок” лагерендә 
“Бумеранг ТВ” форумы  булып узды. Биредә балалар телевидение, кинематография, анимация өлкәсендә белемнәрен камилләштерәләр, көч сынашалар. Һәм инде икенче ел рәттән әлеге форум кысаларында катнашучылар арасында питчинг үткәрелә. Питчинг ул – кинопроектны, ягъни төшерәсе фильмыңны инвесторларга тәкъдим итү. Ә форумдагы яшь кинематографистларның II Бөтенроссия питчингы Россия Федерациясе Президентының “Президент грантлары фонды” тарафыннан бирелгән 
гражданлык җәмгыятен үстерү грантыннан файдаланып башкарыла.
- Ә яшь кинематографистлар арасында питчинг нинди рәвештә уза?
-Иң элек, фильмны тәкъдим итәргә әзерлек барышында, булачак фильмның синопсисы, сценарие һәм логлайны языла. Аннары тизер төшерелә. Жюри 
алдында чыгыш ясауга бары 7 минут вакыт бирелә. Шуның 1 минуты – тизер күрсәтү, 2 минуты – фильмны телдән яклау һәм 4 минуты сорауларга җавап бирү өчен кала.
- Сезнең студия питчингта нинди фильм тәкъдим итте соң?
- Әйтеп узганымча, питчинг икенче елын үтә. Узган ел ул Златоуст шәһәрендә “Таганайские музы” фестивалендә булды. Без “Интернетта куркынычсызлык” темасы кысасындагы “Чакырылмаган кунак” дигән 
фильмны тәкъдим иттек. Бик яхшы чыгыш ясасак та, гран-при безгә эләкмәде... Ә быел “Буыннар бәйләнеше ” темасы куелды. Һәм без көрәш буенча Бөтендөнья чемпионы, хәзерге вакытта педагогия көллиятенең физкультура-спорт бүлегендә белем алучы студент, Арча егете Муратов Динияр турында документаль фильм төшерергә булдык. Ни өчен көрәш диярсез. Әлеге спорт төре  - татарларның буыннан буынга күчеп баручы, үзенә күрә,бер бренды, дип әйтсәм, ялгышмам.

Диниярның әтиләре, абыйлары да көрәш белән мавыкканнар һәм ул аларның дәвамчысы булып, келәмдә бил алыша. Киләчәктә тренер булырга тели.
- Питчингка  әзерлек эшләре ничек барды?
Без Россиякүләм танылган режисер Татьяна Мирошникның фильм буенча констультацияләрендә катнаштык. Ул безгә тема билгеләгәндә ярдәм итте, тизер буенча күрсәтмәләр бирде. Диниярның үзе белән элемтәгә кердек. Аның тренировкаларыннан, сабантуйда көрәшкән вакытларыннан кадрлар төшердек.
- Көндәшләрегез күп идеме?
- Питчингта барлыгы бөтен Россия буенча 39 студия көч сынашты. Ләкин бары 5 студия генә грант оту бәхетенә ирешә ала иде. Безнең студиянең данын Котова Валерия - сценарий авторы, Заһриева Ләйлә - режиссер, Галимҗанов Эмиль - оператор-монтажер буларак  яклады. Балалар бер сулыштан, төгәл чыгыш ясадылар, жюри әгъзаларының сорауларына да тулы итеп җавап бирделәр. Безнең чыгышны бигрәк тә Россиянең кинодокументлар, дәүләт архивы директор урынбасары Римма Максимовна Моисеева ошатты. Һәм без Иркутск, Новосибирск, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре студияләре белән бертигез балл җыйнап, җиңүгә ирештек. Ә җиңү 
бәясе - 400 мең сумлык грант! Зур сәхнәдән бүләкләү тантанасын алып баручының  
“Татарстан республикасы, Арча шәһәре “Нур” телестудиясе җиңүче” дигән сүзләреннән соң безнең шатлану халәтен әйтеп тә бетерерлек түгел иде.

- Отышыгызны ничек кулланырга уйлыйсыз?
- Әлбәттә, студия кирәк-яракларына. Фильмны сыйфатлы итеп төшерү өчен яңа  видеокамера кирәк. Микрофон, штатив, махсус яктырткычларга да акча җитсә, әйбәт булыр иде. 
- Әңгәмә өчен зур рәхмәт Сезгә, Зөлфирә Мәннәповна! Фильм төшерүдә зур уңышлар теләп калабыз.
Әңгәмәдәш Айгөл Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев