Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Алтын каләм»дә беренче ел катнашып, гран-при оту реальме?

«Алтын каләм» фестивалендә тәүге тапкыр катнашып, гран-при откан Актаныш кызы Адилә Зыязетдинова белән әңгәмә.

Төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урынга лаек булучылар белән
күп аралашырга туры килә. Үз максатларына ирешкән тырыш
шәхесләр белән сөйләшүе дә рәхәт. Уңышның сере нидә дип
кызыксынганда, алар гадәттә бу җиңүгә берничә еллар буе килүләре
турында әйтәләр. Ахыр чиктә мин дә, бәйгеләрдә яхшы күрсәткечкә
ирешер өчен берничә ел катнашып, тәҗрибә туплау мөһим дип саный
башладым. Бу әңгәмәмнең герое белән аралашкач кына, фикеремне
бераз үзгәртәсе булды. Адилә Зыязетдинова – «Алтын каләм»
фестивалендә тәүге тапкыр катнашып, гран-при откан Актаныш кызы.

- Адилә, фестиваль турында каян ишетеп белдең?
- Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Чулпан апа Рәмзилевна миңа һәрдаим
төрле бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим итә. Үзем дә иҗат белән кызыксынгач,
аларга чыныгу, тәҗрибә туплау чарасы буларак карыйм. Остазым «Алтын
Каләм» фестивале турында сөйләгәч, интернетта да аның турында күбрәк
мәгълүматлар табып, көчемне сынап карарга кирәк дигән фикергә килдем.
Өстәвенә, журналистика турында күзәллавларымны киңәйтәсем, бу өлкәнең
миңа туры килү-килмәвен ачыклыйсым килде.

- Биредә барлыгы сигез юнәлеш. Ни өчен «Басма татар матбугаты»н
сайладың?

- Мин кече яшьләрдән үк шигырьләр язарга яраттым. Сигезенче сыйныфта
укыганда гимназиябезнең «Ак җилкән» исемле газетасында тәүге
мәкаләләрем дә басылды. Унынчы сыйныфка күчкәч баш мөхәррир
вазыйфасын да башкарырга туры килде. Ялкын журналына еш язып, әзме-
күпме тәҗрибә тупладым. Шуңа күрә, басма матбугат юнәлеше минем өчен
якынрак булып тоелды.

- Киләчәктә журналистиканың кайсы өлкәләрендә эшләргә телисең?

- Мин киләчәктә телевидение өлкәсендә һәм беррәттән басма матбугатта

хезмәт итәргә теләр идем. Үземне ике өлкәдә дә сынап карый алдым, алар
миңа туры килә дип саныйм. Һөнәремне яратып башкаргач, авырлыклар
алдында да сынатмавыма ышанам!

- Фестивальнең төп призына – гран-прига лаек булырмын дип
өметләнгән идеңме?

- Дөресен әйткәндә, төп приз минеке булыр дип ышанмаган идем. Әмма ул
бервакытта да минем зур хыялым булудан туктамады. Әйләнә-тирәмдәге
кешеләр беренче тапкыр катнашуда ук җиңгә бик аз ихтималлык белән генә
ирешеп була дисәләр дә, максатыма таба горур атладым. Үз вакытында гран-
при алган каләмчеләр, медианың күренекле шәхесләре белән аралашкач, алар
да безгә үз киңәшләрен бирделәр. Фестиваль алты ай дәвам иткәч, ияләшүе
дә җайлырак булды, күзаллау да барлыкка килде.

- Ә беренче катнашуда ук ничек җиңүгә ирешергә?
- Мин бит «Алтын Каләм»дә генә беренче тапкыр катнаштым. Әйе, ул үзе дә
бик масштаблы, бай тарихлы проект, бәлкем аңа да берникадәр алдан әзерлек
кирәк булгандыр. Фестиваль турында берничә ел элек ишетеп, катнашып
килсәм, бәлкем үземә җиңелрәк булыр иде. Әмма башка бәйгеләрдә
чыныккач, даими каләм чарлагач, газета чыгару, мәкаләләр язу миңа авыр
бирелмәде.

- Димәк, фестиваль барышында син бернинди авырлыклар белән дә
очрашмадың?

- Гомумән, журналистика өлкәсе белән кызыксынгач, фестиваль минем өчен
бик якын булган икенче гаиләмә әверелде. Каләмчеләр даирәсендә үземне
иркен тоттым, барлык чараларда да активлык күрсәтергә тырыштым. Иң
катлаулы өлеше дип, актык көннәрне әйтер идем. Берничә көн йокламагач,
соңыннан арыганлык каты сизелә башлый.

- Хыял – уку йортың белән дә бүлеш әле.

– Ел башында, уку йортын сайлаганда, Журфак (югары журналистика һәм

медиакоммуникацияләр мәктәбе) белән ИФМК (филология һәм мәдәниятара
коммуникацияләр институты) вариантын карадым. Фестивальдә гран-при
отсаң, әлеге юнәлешләр буенча бушлай укып булу мөмкинлеге каралган
дигәч тә бик шатланганым истә!

- Әңгәмә өчен рәхмәт, Адилә! Киләчәгең өметле һәм матур булсын!

Әңгәмәдәш – Азалия Сабитова.

Фотолар Татар-информ сайтыннан, фотограф Абдул Фархан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев