Айзат Гайнетдинов: «Хикәянең төп герое – мин үзем»
Чаллыда, мәктәп укучылары арасында, Айзат Гайнетдинов кебек татарча шәп хикәяләр язучы малайлар-кызлар бар микән?
Булса да, Айзат кебек осталары сирәктер. Без шулай дип әйткәч, Айзат, билгеле, кыенсынып китте. Тыйнак шул ул. Аның каравы, сыйныфташлары – 2нче гимназиянең 7нче сыйныф укучылары аның турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Ышанычлы һәм яхшы дус, акыллы укучы, ярдәмчел, көчле һәм бик тә тырыш, диделәр. Шушы сыйфатлары аңа төрле бәйгеләрдә җиңүләр алып киләдер дә инде. Айзат «Глаголица» яшь язучылар бәйгесендә өч тапкыр үзенең көчен сынап караган һәм өчесендә дә җиңү яулаган.
– «Глаголица» турында мин өч ел элек ишеткән идем. Төп приз – планшет буласын белгәч, катнашып карарга булдым. Һәм мин аны оттым. Шуннан соң бу бәйге миңа бик ошап китте. Яңа хикәяләр яза башладым.
– «Глаголица»да жюри гадел бәялиме соң? Синдә ниндирәк тәэсир калды?
– Бик гадел, минемчә. Безнең жюрида танылган язучылар – Рөстәм Галиуллин, Айсылу Имамиева һәм Галимҗан Гыйльмановлар. Алар анализлый, хата-кимчелекләрен дә, яхшы якларын да искәртеп үтә. Катнашучыларны дуслары кебек якын күрәләр. Барлык сорауларга да җавап бирәләр.
– Хикәяләреңне син махсус бәйгегә дип язасыңмы?
– Юк, күбрәк үзем өчен. Иҗат ул минем өчен кызык шөгыль. Уннан артык хикәям бар инде.
– Хикәя язганда идеясен, сюжетын ничек күзаллыйсың?
– Алар күбесе минем тормыштан алына. Әйтик, минем белән яисә якын-тирәмдә кызыклы вакыйга була калса, идеясын алам да төрле өстәмәләр кертәм, камилләштерәм.
– Геройларыңны иптәшләреңә, сыйныфташларыңа охшатып тасвирлыйсыңмы?
– Әйе, исемнәрен генә үзгәртәм.
– Төп геройны үзең итеп күз алдына китерәсеңме?
– Әйе. Барлык хикәяләрне геройларның хәленә кереп язам. Алар тормышы белән яшәп алам, дисәм дә була.
– Ә кайсы язучыларның иҗатын үз итәсең?
– Күптән түгел Зөлфәт Хәкимнең бик кызыклы «Туган батыр» кыйссасын һәм Ринат Мөһәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт»ен укыган идем. Бигрәк тә шушы авторлар иҗаты күңелемә якын.
– Сезнең гимназиядә театр студиясе эшли бит. Шулар өчен пьеса язып карыйсың килмиме?
– Минем әлегә пьеса язып караган юк. Язылу тәртибен дә белмим. Мин бу турыда уйлап карармын әле.
– Син үзең дә театр түгәрәгенә йөреп алгансың бит әле. Сер булмаса, ул шөгылеңне нигә ташладың?
– Мин спортны яисә театрны – икесенең берсен сайларга тиеш идем. Спортны сайладым. Чөнки, физик күнегүләр ясагач, көч һәм ныклык арта.
– Ә кайсы спорт төрен?
– Көрәшкә йөрим. Ул өлкәдә уңышларым да, медальләрем дә бар. Кичә генә Мөслимнән көрәш буенча республикакүләм ярыштан кайттык. Мин анда 2нче урынга лаек булдым. Җиңүчеләргә акчалата бүләк, медаль белән диплом тапшырдылар.
– Мавыгуларыңның берсе хикәя язу булса, икенчесе көрәш. Алар үзара ничектер бәйләнгәнме?
– Әйе, алар бер-берсен тулыландыралар. Хикәя язганда мин баш белән уйлыйм, ә тәнем ял итә. Спортта, киресенчә, башымны ял иттерәм, физик көчемне арттырам.
– Киләчәккә планнарың нинди?
– Көрәшне дә ташлыйсым килми, хикәяләр язудан да туктарга җыенмыйм. Күз күрер әле.
Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев