Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Айсылу Хисамова: «Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмадым»

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Фәрит кызы белән әңгәмә тәкьдим итәбез.

Җир йөзендә һөнәрләрнең иң асылы – укытучы. Бары тик эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә укытучы була ала. Безнең Актаныш районы Аккүз мәктәбендә һичшиксез шушы сыйфатларга гына ия булган укытучыбыз – Хисамова Айсылу Фәрит кызы бар. Ул башлангыч сыйныф укытучысы һәм шул ук вакытта мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да  башкара. Мин Айсылу Фәрит кызы белән әңгәмә кордым. Әңгәмәбезне сезгә дә тәкьдим итәм.

Айсылу Фаритовна, укытучыда нинди сыйфатлар булырга тиеш ?

- Хәерле көн, Айзилә. Син алда әйткән укытучыга хас сыйфатлар һичшиксез һәр укытучыда булырга тиеш. Чыннан да эшенә һәм эшенең асылын аңлаган, бар куңелен биргән, тыңгысыз, шул ук вакытта сабыр, кешелекле һәм кече куңелле кеше генә укытучы һөнәрен сайлый аладыр.

Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?

-Укытучы һөнәрен сайлавыма төп сәбәпләрнең берсе – кечкенә вакытта ук укытучы эшен күреп үсүемдер. Әтинең апасы, без аны Олы апа дия идек, 35 елдан артык гомерен Түбән Яхшый авылы башлангыч мәктәбендә балаларга  белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган гадел, олы җанлы кеше иде. Менә шул Олы апабыз минем күңелемә укытучылык хезмәтенең орлыкларын чәчкәндер. Бу һөнәрне сайларга этәргән икенче кеше –беренче укытучым Фәнисә апа. Фәнисә апа кебек булсам иде дип башлангыч класста укыган вакытта үк хыяллана идем, “Укытучы булачакмын” дигән фикер минем күңелемә шул вакытта ныклап кергән иде инде.

- Бу һөнәрне дөрес сайладым дип уйлыйсызмы?

- Әйе, мин укытучы һөнәрен сайлап ялгышмадым. Һәр иртәдән ашыгып мәктәпкә бару, укучыларым белән очрашу, аларның сиңа ышанып караган күз карашларын тою, аларның төрле чакларын, уңышка ирешүләрен, күңелдә бу хезмәттән канәгатьләнү хисе барлыкка китерә, алга таба эшләргә һәм яшәргә көч өсти.

Мәктәптә укыган вакытта нинди фәннәрне ярата идегез?

- Мәктәптә иң яраткан фәннәрем булып татар теле һәм әдәбияты, биология, җыр һәм гомумән миңа барлык фәннәрдә ошый иде, аерып кына санау да дөрес булмас иде.

Идеаль укучы сезнең фикерегезчә нинди ул?

- Идеаль укучымы? Бик кызыклы һәм уйларга этәрә торган сорау әле бу, Айзилә. Идеал укучы минемчә, бар фәннәрне дә тормышта кирәк булачагын аңлаган, эзләнүчән, кызыксынучан, үзенә белем биргән укытучыларны хөрмәт итә торган укучыдыр дип уйлыйм.Ул укытучыга ярдәм итүче  булырга тиештер дип уйлыйм .

Нинди фән укытучылары киләчәктә кубрәк кирәк булачак?

- Барлык фән ияләре дә кирәк булыр дип ышанып калам, чөнки шәхес булыр өчен һәр яклап белемле булырга кирәктер.

- Нинди хыяллар белән яшисез?

- Үзем башлангычта белем биргән укучыларымны җәмгыятьтә кирәкле кеше булып, үз урыннарын тапкан чын кеше итеп күрсәм иде. Белем бирүне роботларга тапшырып, читтән торып калырга калмасын иде дип ышанып калам.

Бу елдан ниләр өмет итәсез?

- Бу ел педагоглар һәм остазлар дип игълан ителде. Бүгеннән, быелдан бу Һөнәр ияләренә җәмгыятьтә игътибар һәм хөрмәт артыр, укытучыларга, кирәкле кеше итеп карарлар дип өметләнәм.

- Айсылу Фәритовна, ихлас әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар һәм укучыларыгыз уңышлары белән сөендереп торсын.

- Айзилә, бу әңгәмә оештырганың өчен үзеңә рәхмәт.Укуыңда уңышлар.

 

Актаныш районы

  Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

8 нче сыйныф укучысы Әхмәтова Айзилә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев