Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Әгәр китабым чыкса...

«Көмеш кыңгырау»га яңа кушылган актив, иҗади укучыларның берсе — Зәй районы Шыкмай авылы кызы Камилә Галиуллина белән әңгәмә.

Блиц-сораштыру:
Бәхетле саны: 7
Илһам чыганагы: татар җырлары
Яраткан шөгыле: китап уку
Хыялы: үзе теләгән уку йортына укырга керү
Иң күп укыган китабы: «Самый богатый человек в Вавилоне»

«Көмеш кыңгырау» — ул яшь иҗатчыларны берләштерү мәйданчыгы! Яраткан гәҗитебезнең шигаре дә юкка гына болай яңгырамыйдыр: «Безнең белән үткән балачак күңелегездә мәңге калачак»! Дөрестән дә, инде ничә дистә еллар буена бу гәҗит — балаларның иң якын дусты. Шул дусларны берләштерү, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге тудыру максаты белән ватсапта «КК хәбәрчеләре» төркеме оештырылды. Монда атна саен диярлек республикабызның төрле төбәкләреннән актив, иҗади балалар кушылып тора. Шуларның берсе — Зәй районы Шыкмай авылы кызы Камилә Галиуллина. Әйдәгез, аның белән якыннанрак танышыйк! Яшьтәшем белән әңгәмә корып алдым.

— Сәлам, Камилә! Җәйләрең ничек үтә? Ниләр белән шөгыльләнәсең? 
— Агымсудай! Җәйләрем бик әйбәт үтә, яраткан ел фасылымның бер ае узып та китте инде. Каникулны файдалы уздырырга тырышам: күп итеп китаплар укыйм, чигү чигәм, илһам килеп киткәндә шигырьләр дә языла тора. Һәм беләсеңме, җәй җитү белән мин төрле вакыйгаларны тасвирлап, кәгазьгә төшерә башладым. Кыскасы, иҗатымның яңа баскычы.

— Оһо, бик иҗади шәхес икән сиң! Ә нәрсә белән башкалардан аерылып торасың икән? 
— Иң мөһим үзенчәлегем булып, мөгаен, дөньяга карашым торадыр. Мин бу дөньяның буяуларына, аерым детальләргә, күпләр сизми торган исләргә игътибар итәм. Дөньяга күләмле карыйм һәм һәр очракта яңача, үзгә иттереп. Бу дөньяга глобаль һәм киң карарга тырышам.

— Каләм дә тибрәтәм дидең, күбрәк нинди темаларга шигырьләр язасың?
— Дөресен генә әйткәндә, мин табигатькә гашыйк. Шигырьләрдә әлеге мәхәббәтем чагылыш таба да инде. Шуңа шигырьләрем күбрәк урман, болын, чишмә һәм дә күк йөзе турында. 

— Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең? Әти-әниләрең кайсы һөнәрне сайларга өндиләр?
— Дөресен генә әйткәндә, нинди һөнәр иясе булачагымны әле белмим. Элегрәк иҗат өлкәсе кызыксындырса, хәзер гомумән күзаллый да алмыйм. Әти-әни исә иҗтыяҗлы һөнәр сайларга өндиләр. 

— Син китап язсаң, аның исеме ничек яңгырар иде?
— Ох, ул китапны чыгару турында мин инде бик күптәннән хыялланам! Исемен дә уйлап куйдым, ул менә болайрак яңгыраячак: «Мин сиңа фикер киңәше бирергә телим». Билгеле, һәр кеше үз хаталарында өйрәнә, әмма мин кешеләргә ул "киртә"ләргә эләкмәү ысулларын күрсәтәсем килә. 

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев