Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Уф, башланды инде!», димә...

1нче сен­тябрь. Көт­мә­гән­дә ки­лә дә җи­тә ин­де ул, әйе­ме? Без­нең җәй­ге ирек­ле ма­җа­ра­лар­га бай тор­мыш­ны мәк­тәп, дә­рес­ләр, укы­ту­чы­лар, сый­ныф­таш­лар һәм та­ләп-ка­гый­дә­ләр ал­маш­ты­ра. Яңа уку елы­на ни­чек әзер­лә­нер­гә, ни­чек җи­ңел­рәк ке­реп ки­тәр­гә? Шул ту­ры­да сөй­лә­шә­без.

Йок­лар­га ва­кы­тын­да ят

Иң мө­һим ка­гый­дә – ул, әл­бәт­тә, көн­дә­лек ре­жим­ны үз­гәр­тер­гә әзер­лә­нү. Син әбәт җит­кән­че йок­лар­га өй­рән­гән бул­саң, ка­ни­кул­ның соң­гы көн­нә­рен­дә үк мәк­тәп ре­жи­мы­на кү­чә баш­лар­га ки­рәк. Бу кич бе­лән 10нан да кал­мый­ча ятар­га һәм 7дән дә кал­мый­ча то­рыр­га ки­рәк, ди­гән сүз. Югый­сә, уку­ның бе­рен­че ат­на­сын­да си­ңа бик тә, бик тә авыр бу­ла­чак. Һәм бу рә­веш­ле «җәй­дән чы­гып җи­тә ал­мау» уку­ы­ңа зы­ян да са­лыр­га мөм­кин.

Эк­ран кар­шын­нан ки­тә тор

Мо­ны­сы да бик мө­һим ки­ңәш. Без­гә мульт­фильм­нар ка­рау һәм те­ле­фон­да уты­ру ва­кы­тын яр­ты­лаш кыс­кар­тыр­га ки­рәк. Ә ме­нә ки­тап-дәф­тәр­ләр­не то­тып ка­раш­ты­ра тор­саң ярый. Те­ге озын әдә­би­ят исем­ле­ген­нән бе­рәр ки­тап сай­лап, шу­ны укып чы­гу да ко­ма­чау­ла­мас иде әле. Ки­тап­ха­нә­нең ише­ге кай­сы як­ка ачыл­га­нын да ис­кә тө­ше­рү бу­лыр.

План тө­зе

Ки­лә­се уку елы­на план тө­зе­дең­ме соң әле? Ка­ян ки­леп, ди­яр­сең ин­де син. Ә тө­зер­гә ки­рәк! Тик иң элек уз­ган уку елын ис­кә тө­ше­реп алыйк әле. Нин­ди уңыш­сыз­лык­лар ки­леп чык­кан иде сез­нең? Шу­лар­дан чы­гып, нин­ди нә­ти­җә­ләр ясар­га бу­ла? Уку бе­лән дә бәй­ле бу­лыр­га мөм­кин алар, дус­лар бе­лән мө­нә­сә­бәт, класс­та аб­руй-дә­рә­җә яу­лау бе­лән дә.

Дус­лар, ди­гән­нән... Сый­ныф­таш­ла­рың бе­лән оч­раш­ка­ның бар­мы соң соң­гы ара­да? Юк икән, уку­лар баш­лан­ган­чы ук оч­ра­шу җа­ен эз­ләр­гә ки­рәк. Бу да си­ңа уку­га җи­ңел­рәк ке­реп ки­тәр­гә яр­дәм итә­чәк.

«5 ми­нут» те­о­ри­я­се

Уф, баш­лан­ды ин­де, дип бор­чы­ла­сың­мы? Бор­чы­лу бу оч­рак­та та­би­гый, ди­ләр бел­геч­ләр. Те­лә­сә-нин­ди үз­гә­реш без­не кур­кы­та.  Лә­кин уку­лар баш­ла­нып ки­тү бе­лән кү­ңе­лең ты­ныч­ла­на­чак.

Ан­на­ры, си­не бит ал­да бил­ге­ләр ге­нә тү­гел, кы­зык­лы мәгъ­лү­мат­лар, яңа бе­лем­нәр дә кө­тә әле. Һәм дус­лар бе­лән кү­ңел­ле ма­җа­ра­лар да. Иң мө­һи­ме – ки­лә­се уку елын­да ми­не уңыш­лар кө­тә дип уй­лар­га оныт­ма.

Җәй­ге ял­дан соң, мәсь­ә­лә­ләр чи­шү, дә­рес әзер­ләү­ләр дә җи­ңел ге­нә би­рел­мәс, әл­бәт­тә. Мон­да да пси­хо­лог­лар бик нә­ти­җә­ле эш алы­мы – «5 ми­нут» те­о­ри­я­сен тәкъ­дим итә. Өс­тәл ар­ты­на «Бер 5 ке­нә ми­нут эш­ләп алыйм да, ан­на­ры 15 ми­нут ял итәр­мен», дип  ки­леп уты­рыр­га ки­ңәш итә алар. 5 ми­нут эчен­дә мәсь­ә­лә үзе­нә җә­леп итәр­гә дә мөм­кин.

Сүз уңа­ен­нан – дә­рес әзер­лә­гән­дә бе­рен­че эш итеп те­ле­фо­ның­ны чит­кә­рәк алып куй. Юк­са, СМС­лар бик нык ко­ма­чау итәр. 

Мәк­тәп – ул нор­ма

Әти-әни­ләр­нең эше бул­ган ке­бек, мәк­тәп тә си­нең өчен нор­маль кү­ре­неш ин­де ул. Ә ме­нә ка­ни­кул – штат­тан тыш хәл. Эш­тә әти-әни­лә­рең хез­мәт­тәш­лә­ре бе­лән ур­так тел та­бар­га ты­ры­ша­дыр. Син дә мәк­тәп­тә­ге ти­рә­лек­не  үз кол­лек­ти­вың дип ка­бул итәр­гә ти­еш. Сый­ныф җи­тәк­че­се­нең хә­лен со­ра­шу, ми­сал өчен, си­ңа аның бе­лән ты­гыз элем­тә­ләр ур­наш­ты­рыр­га яр­дәм итә­чәк.

Мөс­тә­кыйль бул

Уку­лар баш­ла­ну си­нең өчен ге­нә тү­гел, әни­ең өчен дә ст­ресс. Әм­ма син аны ст­ресс­тан ара­лый ала­сың. Мо­ның өчен мөс­тә­кыйль­лек ке­нә ки­рәк. Мәк­тәп­кә җы­е­ну, дә­рес әзер­ләү­ләр ба­ры­сы да си­нең ва­зый­фа­лар алар. Әни­ем бу­лыш­са, мин әй­бәт­рәк укы­я­чак­мын, дип уй­лый­сың­дыр ин­де. Алай тү­гел шул.  Ке­ше­гә са­лы­ну – ул си­нең ин­де эш­тән тук­та­вың ди­гән сүз. Оныт­ма, әни­ең бер­кай­чан да си­нең өчен им­ти­хан­га ке­рә ал­ма­я­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев