Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ә сез беләсезме?

Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы булырсың. Моның өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы булырсың. Моның бер чарасы - китап уку. Бүгенге көндә китап укырга вакытыбыз юк, дибез. Менә бу фикерләр бәлки аз булса да вакытны китап укуга багышларга ярдәм итәр

1. Китап уку - сүзлек запасын арттыра
Укыганда, без таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез һәм алга таба аларны куллана алабыз.

2. Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә
Күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә дип санала. Кешеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш булып китәсез.

3. Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра
Әңгәмә барышында күп белүен сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. Моны башкалар бәяләсә, бигрәк тә.

4. Уку стрессны киметә
Стресс - хәзерге заман кешесенең юлдашы. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия.

5. Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта
Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без туктаусыз баш миен эшләтәбез. Алда язылган детальләрне онытмас өчен хәтерне эшкә җигәбез. 


6. Китап уку Альтцгеймер авыруыннан саклый
Галимнәр фикеренчә, күп укыган кешедә бу чир сирәгрәк була.

7. Китап уку картаймаска ярдәм итә
Баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән. Тиз картаймас өчен нишләргә кирәген аңладыгыз инде.?

8. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә
Китаплар бетмәс-төкәнмәс илһам һәм идея чыганагы булырга мөмкин.

9. Китап уку йокыны яхшырта
Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, организм моңа күнегәчәк. Һәм берничә бит укыганнан соң яхшы гына йоклап китәчәксез.?

10. Китап уку фикерне бер ноктага туплау сәләтен үстерә
Укыган вакытта башка вак-төякләргә игътибар итмәскә тырышып укыйсың, бу осталык башка эшләр башкарганда да кирәк була.

Менә шулай. Дөресме, юкмы икәнен үзегез тикшереп карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев