Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Режим, яки ничек бар эшкә дә өлгерергә

Ни өчендер иртә син теләгәнчә башланмый...

Таныш тормыш

Кичтән иртәгә эшлисе эшләрне әйбәтләп барлап куясың: бакчада кишер утыйсы,  карлыган вареньесын кайнатып саласы, кибеткә кереп, яңа күлмәк алсаң да комачауламас, әле "Салон красоты" га кереп, тырнак ясатасы да бар, җәй ич! Әләмә-сәләмә йөреп булмый! Ә, тагын, күптәннән планнаштырылган генераль өй җыюны да оештырмый булмас! Идәннәргә әллә нинди тузан кунган шунда...

Шулай итеп, барлык эшләрне барлагач, үзеңә иртә торырга сүз биреп, тынычлап йоклап та китәсең.

Әмма ни өчендер иртә син теләгәнчә башланмый. Башта, җидегә куйган будильникны кырыйга алып ташлыйсың да, уникегә кадәр тәмләп йоклыйсың. Аннан соң, әкренләп уянгач, шешенгән күз кабакларыңны ышкый-ышкый телефоныңа үреләсең. "Тукта! Нинди телефон?! Сине бакчадагы эшләр, ике чиләк карлыган һәм җыелмаган өй көтә бит! " – дип сине  туктатырга тырышкан эчке тавышыңа исә, үзеңне тынычландырып:

– Мин һич тә интернет челтәрләрендә утырырга җыенмыйм! Бары тик, эштән мөһим хәбәр җибәрүләре ихтимал. Шуны карыйм да, әллүр, эшкә! – дип, исең китмичә генә, җайлабрак  утырасың.

"Аһ! Сөмбелә нинди матур яңа күлмәк алган! Карале, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның яңа җырлары чыккан икән. Тыңламый булмас! Туктале! Нинди Сиринә Әхмәдуллина тагын ВКонтакте челтәрендә "запрос" җибәргән? Карыйм әле, бәлки таныш кешедер."

Күңелле ялдан ашыйсы килү теләге бүлдерү белән, көчкә-хәлгә, киерелеп торып басасың да, кинәт исеңә килеп төшмәсенме! Сине карлыган, өй, "салон красоты" һәм чүп-чар баскан бакча көтеп тора ләбаса! "Я Аллам! Бетте. Туктале, сәгать ничә икән? " Әмма мәрхәмәтсез  сәгать көндезге дүртне  күрсәтә. Үз-үзеңне тирги-тирги тиз генә капкалыйсың, арлы-бирле йөренеп аласың. "Иртәгә, Һичшиксез, әйткәнемне эшлим!" – дисең дә, янә телефонга ябышасың.

Әмма иртәгә янә шул ук хәл кабатлана.

Танышмы?  Таныш икән, сиңа бик тиз арада режимыңны көйләп үз-үзеңне кулга алырга кирәк. Көтеп алынган җәйнең шулай мәгънәсез үтеп китүе бар ләбаса!

Эшли алганны гына планлаштыр

Беренче чиратта, үзеңә эшли ала торган максат кына куй. Алтыда тора алмаганыңны белсән, һич тә будильныкны бишенче яртыга куйма. Йокың туйсын. Ашыкма! Сәгать җиде-сигездә торсаң  да, барлык эшләреңә өлгерә аласың.

Иң элек, йокыдан торгач, суык су белән юынып чыксаң яхшы. Бу сиңа яңа дәрт өстәп җибәрәчәк.

Телефонны бер кулга алсаң – ташлавы авыр. Шуңа күрә, сүндереп җыеп куй.

Планлаштырган эшләрне исә җайлап кына, ашыкмыйча эшләргә тырыш. Һәрбер эштән соң тәнәфес чсау да комачауламас.

Аннан соң, һәр яңа көнне үзеңә берәр "сюрприз" эшлә. Бәлки бу  күптән алырга хыялланган яңа күлмәктер, ә бәлки берәр фильмдыр.

Дөрес ял итә бел

Хәзер без һәр минут диярлек ял итәбез. Телефонны ачып, соңгы хәбәрләрне карагач: "Менә, ниһаять, ял итеп тә алдым", – дип уйлыйсың. Ә бу бит коточкыч дөрес түгел!

Телефонда утыру безгә ял итү чарасы кебек күренсә дә, чынлыкта бу безнең нәкъ менә миебезгә артык "эш" кебек икән! Җитмәсә, телефон кешенең буш вакытын гына суырмый, әле исәнлегенә дә "претендовать" итә!

Кыскасы, тиз арада үзеңә яңа ял итү чарасы табып кара. Бәлки, сиңа Ван Гогның иҗаты кызыклыдыр? Алайса, рәсем ясап кара, бәлки, бу сиңа барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга булышыр! Ә сиңа китап уку ошыймы? Ошаса да, ошамаса да, бүген үк китапханәгә кереп, бер-ике китап алып чык әле. Китап дөньясы сине бик тиз үзенә чумдырып китәчәк, менә күрерсең.

Аннары... Чигеп, бәйләп кара, скрипкада уйнарга өйрән. Никадәр файдалы һәм кызыклы ял итү чараларын хәзер син беләсең. Сайлыйсы гына калды.

 Блокнотка теркәп бар

Иң яхшы киңәшем шул: барлык эшлисе эшләреңне алдан блокнотка, яисә калын тышлы дәфтәрләр теркәп бар. Аннан  соң, эшләнгән эшләрне "галочка" куеп, билгеләп куярга да онытма.

Һәркөнне кичәгегә караганда күбрәк "плюс" эшләргә тырыш.

Иң мөһиме: сәгать ничәдә ашыйсын, ничәдә торасын, кайчан нинди эш көткәнен– барысын да яз. Кыскасы, тәфсилләп режим төзе. Режим – дөрес яшәүгә беренче адым. Әйдәле, кыюрак бул һәм ул адымны нәкъ хәзер атла!

Менә инде хәзер син сәгать алтыда торасың, җайлап юынганнан соң, файдалы иртәнге ашыңны ашыйсың да, эшкә тотынасың. Сәгать дүрткә инде бакча уталган, кайнатма базда, өй ялт иткән, тырнаклар искиткеч була. Эшләрне тәмамлагач, саф һавада йөреп кайтасың да, кызыклы китабыңны укырга тотынасың.

Бу – чынга ашмас хыял түгел, бу – тылсымлы режим тәэсирендә үзгәргән синең тормышың.

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев