Мәктәптә икенче смена - ничек күнегергә?
Мәктәпләрдә дәресләр еш кына ике сменада үткәрелә. Беренче һәм икенче сменаларның һәркайсының минуслары да, плюслары да бар.
Мәктәпләрдә дәресләр еш кына ике сменада үткәрелә: көннең беренче яртысында һәм төштән соң. Ләкин кемгәдер үз сменасы бик ошап бетмәскә дә мөмкин. Әйтик, иртә торырга яратмаучылар өчен җидедә үк уяну — катастрофага тиң. Ә кемдер, киресенчә, мәктәптән көн яктысында кайту өчен барысын да эшләячәк. Беренче һәм икенче сменаларның һәркайсының минуслары да, плюслары да бар.
Беренче сменаның уңай яклары:
Кич синең карамакта
Дәресләрдән соң әле тагын ярты көнең буш кала дигән сүз. Әгәр өстәмә дәресләрең дә булса (түгәрәкләр, спорт, музыка мәктәбе), аларга кадәр өйгә кайтып, ашап, ял итеп алырга һәм дәресләр әзерләргә дә вакытың була.
Көн яктысында укыйсың
Барлык дәресләр дә урамда якты вакытта үтә. Әгәр тәрәзә артында караңгы булмаса, уку җиңелрәк бирелгән сыман. Яктыда үзләштерәсе тема да җиңелрәк өйрәнелә икән.
Теләгән җиреңә барырга була
Спектакль яки концертлар, гадәттә, кичке якта куела. Шуңа күрә беренче сменада укысаң, төрле чараларга өлгерәчәксең.
Үзең өчен вакыт күбрәк кала
Дәресләр көндез тәмамланса, өйгә кайтып, яраткан шөгылең белән мавыгырга була. Дәрестән соңгы вакытта китап укырга, берәр фильм карап алырга, бүлмәңне җыештырырга, тәмле әйберләр пешерергә мөмкин.
Тискәре яклары:
Иртә торырга туры килә
Беренче сменада укыганда бик иртә торырга туры килә. Йокың туямы синең, юкмы — монысы мөһим түгел. Барыбер торасың. Ләкин бу авырлыкны берничә физик күнегү ясау һәм тәмле итеп иртәнге аш ашау бик тиз хәл итәргә тиеш.
Караңгыда мәктәпкә барасың
Көз көне иртә караңгыланып, соң гына яктыра башлый. Бу йокыдан торуга комачаулый. Кемнең тәрәзә артындагы караңгылыкка чыгасы килсен инде?! Мондый очракта мәктәпкә дустың, сыйныфташың белән бергә барырга киңәш итәләр. Урамдагы караңгылык та күзеңә күренмәс, сөйләшеп барып кәефең дә күтәрелер.
Икенче сменаның уңай яклары:
Туйганчы йоклыйсың
Икенче сменада укуның да уңай яклары җитәрлек булып чыкты. Беренчесе ул, әлбәттә, иртәнге якта йоклау мөмкинлеге. Кем генә йокларга яратмый икән соң? Бу вакытта будильник та куеп торасы юктыр, мөгаен. Йокың туеп уянасың, ашыкмыйча гына әзерләнәсең, төшке ашыңны ашап аласың да үз көеңә мәктәпкә таба атлыйсың.
Өй эшләрен иртән эшләргә була
Күп очракта баш мие көннең беренче яртысында активрак эшли. Шуңа күрә иртән дәресләр әзерләү күпкә нәтиҗәлерәк.
Эш ритмына ияләшү җиңел
Укучы, бигрәк тә беренче дәресләрдә, әле уянмаска һәм төрле хаталар ясарга мөмкин. Икенче сменада укыганда, аңа үзен «уятып җибәрү» һәм тонуска китерү өчен җитәрлек вакыт бирелә. Бу аеруча кыш көне сизелә.
Тәртипкә «утырасың»
Укытучылар билгеләп үткәнчә, икенче сменада соңга калулар саны кими. Ә бу гомуми дисциплинага уңай йогынты ясый. Моннан тыш, көннең икенче яртысында укучылар уку материалын яхшырак үзләштерә.
Тискәре яклары:
Түгәрәккә йөрү читен
Көннең беренче яртысы бик рәхәт үтсә дә, кичке якта сиңа тырышырга туры киләчәк. Ә бу арыта. Ярты көнең өйдә узу сәбәпле, түгәрәкләр, өстәмә дәресләр турында онытырга да туры килмәгәе. Яшьтәшләрең, дусларың белән очрашырга да вакыт җитмәскә мөмкин.
Өй эшләренә вакыт юк
Бу сорау да сине борчымый калмас. Укудан соң эшләү яхшы булыр иде, тик вакыт җитмәве бар. Аннан соң ул вакытта инде баш арган була, мәгълүмат кабул ителеп бетмәскә мөмкин. Ә иртәнге якка калдырсаң, йоклап калуың, яисә бөтенләй эшли алмавың бар. Ул чакта инде өйдә беркем дә булмый һәм булышучы да табылмаска мөмкин.
Көнең бушка узган кебек
Иртән вакытның йоклап узуы һәм мәктәптән соң кайту көннең бик кыска булып тоелуына китерә. Ә бу инде мәктәптән тыш эшләреңә өлгерә алмыйсың дигән сүз.
Киңәш: вакытны дөрес бүләргә кирәк!
Ничек кенә булмасын, яңа режимга җайлап кына ияләнергә кирәк. Бу организмдагы стрессны киметәчәк. Кайсы гына сменада укысаң да, үзеңне моңа психологик яктан әзерләү мөһим.Мәктәпкә иртән баручылар соңга калмыйча йокларга ятса, уяну кыенлыклар тудырырга тиеш түгел. Ә инде икенче сменада укыган балага төшке ашка кадәр йокларга киңәш ителми. Урамда йөрер өчен дә вакытны бераз киметергә туры килер.
Белгечләр фикеренчә, организмны кислород белән баетырга көненә 30-40 минут чамасы вакыт җитә. Шулай ук, вакытны юкка-барга әрәм итмичә, һәр эшне вакытында башкарып бару да кирәк. Иртәнге ашка, дәресләрне әзерләүгә, шулай ук мәктәпкә җыенырга вакыт төгәл бүленергә тиеш.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев