Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көз - ул күңел халәте

Урмандагы матурлыкны эләктереп, коелган алтын яфраклар белән фотога төшеп калу да бит көзнең үзенә күрә бер традициясе. Ә болардан кала, көзне тагын нинди күңелле эшләр белән бизәп була соң?

Көз – төрле төсләргә бай, тылсымлы һәм шул ук вакытта бик тиз үтеп китә торган чор! Борылып карарга да өлгермисең, агач яфраклары саргаеп очып бетә, ә кояш нурлары яңгырлар белән алышына. Урмандагы матурлыкны эләктереп, коелган алтын яфраклар белән фотога төшеп калу да бит көзнең үзенә күрә бер традициясе. Ә болардан кала, көзне тагын нинди күңелле эшләр белән бизәп була соң? Әлеге язмабыз – шул хакта. 

Кәефеңне күтәрә
Вакытыңны үткәрә алмый интегеп, кәефсез йөргән чакларың буламы? Нәкъ шундый моңсу мизгелләрдә бик кызыклы һәм файдалы шөгыльләр ярдәмгә килә. Шулар белән танышыйк әле, дуслар. 

Рәхәтләнеп көзге табигать белән хозурлан. Парк яки скверга экскурсиягә чык. Алтын яфраклар бәйләме җый. Урманга сәяхәткә барып кайт. Шифалы көзге саф һава сула.

Сәүдә үзәгендә, кибетләрдә йөреп чык, «янып торган» кулчатыр сатып ал – ул иң болытлы көннәрдә дә кәефеңне күтәрәчәк. 

Көзге яшелчә һәм җиләк-җимештән – кабак яки карбыздан, әфлисун, мандарин, гөлҗимеш, алма кебек витаминга бай ризыктан авыз ит. 

Якынлашып килүче салкыннарга бирешмәс өчен, уңайлы свитер, худи, свитшот яки водолазка сатып ал. Бу көздә бордо, соры-көрән, чия, шоколад төсләре модада. «Янып торган» төстәге киемнәр синең тәнеңне генә түгел, күңелеңне дә җылытып торачак. 

Көзге сый-нигъмәтләрдән тәмле ризык пешер. Алма, кабак, балан бәлеше, мәсәлән. Бу эшне гаиләң, якыннарың белән башкарсаң, тагын да күңеллерәк булыр. Шул рәвешле гаилә традициясен барлыкка китерергә – атнага бер тапкыр бергә җыелып кичке аш әзерләргә мөмкин.

Күптән күрешмәгән танышларың, дусларың белән очраш. Әгәр дә мөмкинлек юк икән, үзең ясаган открытка һәм кулдан язылган хат җибәр. Анда берәр матур көзге фотосурәт тә салырга онытма! Бу көтелмәгән сюрприз якыннарыңны, чынлап та, сөендерәчәк. 

Көз – рухи азык алыр өчен менә дигән вакыт. Шуңа күрә яраткан артистың концертына яисә спектакльгә барырга онытма.  

Музыка – дәва
Музыканың кешегә аерым йогынты ясавы беркемгә дә сер түгел. Ул безне һәркайда озата бара. Кайчакта ялгышып кына отып алган трек физик һәм эмоциональ халәтне үзгәртергә мөмкин. Күңелеңә хуш килгән музыканың дофамин – ләззәт гормоны эшләп чыгаруын исбатлаганнар. Шуңа күрә дә болытлы көннәрдә яисә күңелеңә авыр чакта яраткан җырыңа кушылып җырла һәм рәхәтләнеп биеп ал. Кыскасы, ләззәтлән! 

Син тыңларга тиешле 5 татарча җыр:
АлияНУР – «Янам» 
Тимерхан – «Алсу» 
ОММАЖ&Илгиз – «Татар кызы»
Алинә Әхмәтшина – «Алларын алыйм әле» 
Хәят – «Зур кояш»

Фото Фрипик сайтыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев