Компьютер белән нишләргә ярамый?
Компьютеры булган һәркем аны файдалану кагыйдәләрен белергә тиеш.
Кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәү компьютер хуҗасын кирәк-кирәкмәгән сорауларга җавап эзләп баш ватудан, төзәтү эшләреннән коткара. Менә шул кагыйдәләрнең иң мөһим дигәннәрен тәкъдим итәбез.
Җайланмалар (принтер, тычкан, клавиатура, модем) белән система блогы арасындагы тоташтыргыч кабельләрне токтан өзелгән халәттә, ягъни сүнгән килеш һәм артык каты басым ясамыйча гына тоташтырырга кирәк. Әгәр тоташтыргыч ояларда беркеткеч-фиксаторлар (винтлар, кыскычлар) булса, аларны, һичшиксез, файдаланырга кирәк. Беркеткечләр компьютерның һәм тышкы җайланмаларның кереш портларын ватылудан саклый. USВ-портлары булган җайланмаларны гына «кайнар» килеш, ягъни токтан өзмичә генә тоташтырырга ярый.
Компьютерның җайланмаларын токка челтәр фильтры аша гына тоташтырырга кирәк. (Челтәр фильтры белән гап-гади озынайткычны (удлинитель) бутамагыз!) Болай тоташтыру җайланмаларны туену челтәрендәге югары вольтлы көчәнеш сикерешләреннән ватылудан саклый. Мондый комачаулар электр чыбыклары тирәсендә яшен яшьнәгәндә дә килеп чыгарга мөмкин.
Челтәр фильтрын тоташтыргыч кабельләр янына урнаштырырга ярамый. Фильтр нурландыра торган югары ешлыклы комачаулар тышкы җайланмаларның эшен боза. Мәсәлән, челтәр фильтры янына урнаштырылган принтер, кирәк-кирәкмәгән тамгалар рәвешендәге чүп бастырып, юньләп эшләмәскә дә мөмкин.
Компьютерны челтәргә тоташтырганчы, аның уңайлы урында торамы икәнен тикшерегез. Өстәлдә урнаштырылган шәхси компьютерны челтәргә тоташтырылган килеш күчереп йөртергә ярамый. Бары тик күчмә компьютер — ноутбукны гына теләгән вакытта урыныннан күчерергә ярый.
Программаны башкарып бетермәгән килеш компьютерны сүндерү дөрес түгел. Программа башкарылып беткәч, винчестер яки дискйөрткеч индикаторы сүнә. Ашыгып сүндергән очракта, программаны яңадан эшләтеп җибәргәндә кирәк була торган мәгълүмат югалырга мөмкин.
Компьютерда эшләүдән бүленергә кирәк булган очракта, аны сүндереп торырга кирәкми. Сүндергәндә схема төеннәрендә бара торган күчеш процесслары компьютер өчен бик зарарлы. Шул сәбәпле тәҗрибәле кулланучыларның күбесе, хәтта төнгә дә, мониторны гына сүндереп торалар.
Сүндергәннән соң компьютерны бары 15—30 с тан соң гына яндырырга ярый. Болай эшләү туендыру чыганагындагы һәм тышкы җайланмалардагы күчеш процессларына төгәлләнергә мөмкинлек бирә.
Монитор яки компьютер өстенә әйберләр (мәсәлән, чәй салынган чокыр) куярга, шулай ук клавиатура өстендә ашарга киңәш ителми. Азык валчыклары яки ябышкак матдәләр эләгергә, җайланмаларның ватылуын китереп чыгарырга мөмкин.
Монитор һәм компьютерның үзәк блогы тартмасындагы җилләткеч тишемнәрне капларга ярамый. Барлык җайланмаларга да һава җитәрлек үтеп керергә тиеш.
Мониторны, экранына кояш нурлары яки лампадан төшкән яктылык турыдан-туры чагылмаслык итеп, урнаштырырга кирәк. Яктылык мәгълүматны укырга комачаулый һәм күзләрне арыта.
Принтерны система блогы өстенә урнаштырырга ярамый, чөнки принтер эшләгәндә компьютерның кайсыбер төеннәре өчен зарарлы булган вибрация барлыкка килә.
Телевизор белән мониторны якын урнаштырырга ярамый, чөнки монитор бик зәгыйфь булган тышкы магнит кырларын да тоя. Шул сәбәпле монитор янына компьютер белән эшләү өчен тәкъдим ителмәгән көчле тавыш колонкаларын да куярга ярамый.
Даими рәвештә монитор экранын һәм компьютер составына кергән җиһазларның тартмаларын 15%лы спиртлы эремәдә чылатылган йомшак тукыма белән сөртергә кирәк. Чиста спирт яки ацетон, шулай ук башка эреткечләрне кулланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев