Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хикәя генә димә...

Хикәя язып караганыгыз бармы? Бер буш вакытыгызда тырышып карагыз әле. Бик кызыклы мавыктыргыч эш ул.

Хикәя – роман түгел, язам да атам, дип уйлаучылар ялгыша. Кечкенә күләмле әсәр язу зур күләмлене язуга караганда җиңелрәк түгел.

Кыскача болай

Инде, әйдәгез, эшкә тотыныйк. Беренче чиратта безгә шәп сюжет кирәк булачак. Ап-ачык, буталчык түгел! Һәм җип-җиңел стиль.

Хикәядә әллә ничә проблема хәл итәргә тырышмагыз. Берсе дә җитә. Персонажларыгыз да артык күп булмасын.

Хикәянең идеясен каян табарга?

Идеяне шулай ук ерактан эзлисе түгел – уйлап карасаң, алар үзегезнең тормышта да җитәрлек. Башкалар сөйләгәннәргә таянып язарга да була. Иң мөһиме – ул эмоциональ булырга тиеш, ягъни сезнең күңелгә тиярлек!

Сүз уңаеннан – идеяләрне язып барырга кирәк. Югыйсә, яңа кызыклы мәгълүматлар аларны бик тиз оныттырыр.

Менә Михаил Булгаков үзенең идеяләрен күлмәк җиңенә яза торган булган.

Таләпләр

Хикәя – хикәя булсын өчен, анда

* төп герой;

* вакыйгалар барган вакыт;

* сюжет;

* конфликт;

* тема булырга тиеш.

Тема

Язучы, гадәттә, үзенә якын тема сайлый. Әйтик, хирург язучы больницада барган вакыйгаларны язарга ярата, журналист – редакциядәгене. Әмма алай балмаска да мөмкин икән. Әйтик, балалар өчен бик күп кызыклы әкиятләр язган Ганс Христиан Андерсен үзе, имештер, балаларны бер дә яратмаган.

Геройны ничек сайлыйбыз?

Башта күз алдына китереп карыйбыз.

Беренче чиратта, тышкы кыяфәтен – буй-сынын, тышкы кыяфәтен, кием-салымын.

Аннары күңелдән генә «сөйләштереп» карыйбыз. Ашыгып сөйләшәме, акрынмы, тупасмы, шаянмы?

Гадәт-холкы ничек? Гамәлләре?

Конфликт

Әсәрдә төп герой нәрсәгәдер, яисә кемгәдер каршы көрәшергә тиеш – бу була инде конфликт.

Сюжет

Хәзер инде хикәянең планын төзеп чыгарга вакыт җитте. Ягъни «скелетын». Хикәя ничек башлана, вакыйгалар кайда бара, нинди конфликт килеп чыга, ул ничек чишелә. Һәм шәп финал!

Хикәянең башы күңелсез булмаска тиеш. Аны озаклап табигатьне сурәтләүдән башламагыз. Язып бетергәч, берәр атнага алып куегыз. Менә шуннан соң укып карасагыз, сезнең аны тотып атасыгыз киләчәк! Ашыкмагыз. Ошамаган урыннарын тагын бер кат төзәтеп чыгыгыз.

«Прощай, оружие» әсәренең азагын Хемингуэй 39 мәртәбә кабатлап язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев