Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Иртә белән тизрәк уянуның 3 ысулы

Будильник шалтыраганнан соң бердәнбер теләк - җылы йомшак юрганга төренеп тагын 10 минут кына йоклап алу...

Будильник шалтыраганнан соң бердәнбер теләк - җылы йомшак юрганга төренеп тагын 10 минут кына йоклап алу. Әгәр дә мондый хәл сезнең белән көн дә иртән кабатлана икән - тиз уянырга һәм көнегезне яхшырак башларга ярдәм итәр өчен, фәнни яктан расланган өч ысулны кулланып карагыз әле. 

Будильникны күчермәгез

Тагын 5-10 минут кына йоклап алам да торам дип будильникны күчермәгез. Алай итеп барыбер йокы туймый.

  • Беренчедән, өзек-өзек йокының сыйфаты югала.
  • Икенчедән, берничә тапкыр уянып тагын йоклап китү йөрәк өчен файдалы түгел.
  • Өченчедән, 30 минут эчендә берничә тапкыр уянып тагын йоклап алу көн дәвамында игътибарның кимүенә, фикернең таркаулыгына китерә.

Киңәш.

Телефонның будильнигына ачуны китерми торган берәр ягымлы көй сайлагыз да кичтән үк телефоныгызны караваттан ераграк алып куегыз. Көйне вакыт-вакыт алыштырып торсаң, ул туйдырмаячак.

Карават янына торшер куегыз

Күзгә яктылык төшкәндә баш миенә уяну турында сигналлар килә. Ә караңгыда йокы гормоны - мелатонин бүленеп чыга. Шуңа күрә йокы сыйфатлы булсын өчен караңгы бүлмәдә йокларга киңәш итәләр. Ә инде тизрәк уяну өчен, киресенчә, утны кабызырга кирәк.

Киңәш.

Кышкы караңгы иртәләрдә йокыны качыру өчен караватыгыз янына кул сузымында гына торшер яки башка яктырткыч куегыз. Будильник шалтырау белән яктырткычны да кабызып куйсагыз, тизрәк уянырсыз.

Су эчегез

Суны карават янына, тумбочкага яки урындыкка куегыз. Уянганнан соң беренче эш итеп (хәтта караваттан да тормыйча) бүлмә температурасындагы бер стакан су эчеп куярга гадәтләнегез.

Шулай итеп организм «кабынып» китә. Кеше уртача 6 - 8 сәгать йоклый һәм бу вакытта су эчми. Бу организмның табигый сусызлануына китерә. Бер стакан су эчеп кую кирәкле сыеклык дәрәҗәсен торгыза, шулай ук организмны уятып җибәрүче метаболизм процессын башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев