Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Имтихан ул – нәтиҗә

Имтиханнар тапшырырга санаулы көннәр калып бара.

Имтиханнар тапшырырга санаулы көннәр калып бара. Укылып бетмәгән материалны үзләштереп, белемне тагын да камилләштерергә кирәк дигән сүз бу. Алдан әзерләнгән эш хәерле була. Шуңа күрә ел буе туплаган белемеңә таянып, барысын да башкарып чыга алуыңа өметләнергә кирәк. Әлбәттә, имтиханнар алдыннан дулкынлану – нормаль күренеш. Барлык сәламәт кешеләр дә мөһим вакыйгалар алдыннан борчыла. Әйтик, спортчы уен кырына чыкканда, профессор конференциядә доклад ясар алдыннан, музыкант сәхнәгә күтәрелгәндә каушый.

Паникага бирелмә

Белгечеләр бераз дулкынлану уңышка ирешергә ярдәм итә дип саный. Иң мөһиме, борчылуны паникага бирелү белән бутамаска кирәк. Һәм борчылу юкка гына булырга тиеш түгел. Әйтик, һөнәр сайлау, югары уку йортына керү киләсе 3-5 елда тормышыңның үзгәрүе белән бәйле. Ләкин борчылу дәрәҗәсе артык булса, энергия дулкынлануны көйләүгә китә, ә имтихан биремнәренә көчләр азрак кала.

Беренчедән, шуны онытма: имтиханда программа кысаларыннан тыш сораулар булмаячак. Әгәр дә син фәнне өйрәнгән булсаң, имтиханны ничек тә булса тапшыра аласың. Әлбәттә, мандражны бетерүнең иң яхшы чарасы – үз-үзеңә ышаныч уята торган яхшы әзерлек. Ләкин әзерлекнең дә берничә нюансы бар.

Өйдә әзерлек

Өй шартларында имтиханга ничек әзерләнергә?

Физик киеренкелектән котылырга тырыш: бераз шөгыльләнеп алганнан соң, сикереп ал, йөгереп кил, яраткан музыкаңны тыңла. Кыскасы, 40 минутыңны укуга багышлаганнан соң, 10 минут ял итү кирәк.

Гадәттәгедән бер сәгатькә озаграк йокларга тырыш. Йокы аруны бетерә, яңа көнне көч туплап башларга булыша.

Күбрәк сыеклык эчәргә (су, чәй, кәһвә, натураль соклар) тырыш. Баш мие актив эшләгәндә, аңа күбрәк күләмдә сыеклык таләп ителә. Ә аның җитмәве эшчәнлекне туктата, логик фикерләү сәләтен начарлата.

Монотон һәм бертөрле эштән арынырга тырыш. Баш мие активлык, хәрәкәт ярата. Дәресләрне өйдәге эшләр белән аралаштыру да файдага гына булачак. 

Әгәр дә үз-үзеңдә контроль югалтасың, арыганлык сизәсең икән, бүлмәңдәге атмосфераны үзгәрт. Эш урыныңны тәртипкә китер. Өстәлдә артык бер әйбер дә булырга тиеш түгел, кирәкле предметларны җайлап урнаштыр. Бүлмәңдә сары һәм шәмәхә төсләргә өстенлек бир: алар интеллектуаль активлыкны арттыра.

Берәр көн үзеңне экзаменга багышла. Чын имтиханда ничек булыр икән, дип торганчы, бу дәресне алдан ук үтеп каравың яхшырак. Берәр вариант алып, ашыкмыйча гына, уйлап, бер җирдән дә күчермичә эшләп кара. Ул вакытта барлык комачаулаучы әйберләрдән дә котылып торырга кирәк булыр. Болай эшләгәндә, син инде имтиханны үтеп караган кебек буласың. Һәм чынында курку хисе дә ул хәтле булмас.

Баш миенең эшчәнлеген арттырабыз

  • Кишер, ананас һәм авокадо хәтерне яхшырта.
  • Карабодай, төрле чикләвекләр игътибарны арттыра.
  • Инҗир һәм кишер иҗади фикерләүне активлаштыра.
  • Җиләкләр, шул исәптән алардан ясалган варенье һәм лимон баш миендә кан әйләнешен яхшырта.
  • Кәбестә нерваларны тынычландыра.
  • Паприка, җиләк һәм банан тискәре эмоцияләрдән котылырга ярдәм итә, бәхет гормоннары булдыра.

Төгәл максатыңны булдыр

Имтиханнарны без ни өчен тапшырабыз? Әлбәттә, һәркемнең үз мотивациясе. Һәр кеше бу сорауга үзенчә җавап бирер иде. Кем өчендер аттестат алу мөһим, кемдер югары уку йортына яки колледжга укырга керергә өчен, кемдер 11 ел буе туплаган белемен тикшереп карарга теләр. Иң мөһиме – төгәл максатың булу һәм шул максатка ирешү. Белгечләр фикеренчә, үз-үзеңне бүләкләү дә яхшы гамәл. Имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырсам, телефонымны яңартам, ял итәргә барам, күптән хыялланган урынга сәяхәткә чыгам, дусларым белән күп вакыт уздырам, дип вәгъдә бирү яхшы. Бу очракта син тагын да ныклабрак шөгыльләнә башлаячаксың һәм аның нәтиҗәсе дә син уйлаганнан күпкә яхшырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев