Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гөмбәне ничек җыярга һәм кулланырга?

Гөмбә җыю өчен тәҗрибә, осталык, аларны яхшылап танып белү кирәк.

Гөмбә — элек-электән безнең халыкның яратып кулланган ризыгы. Ул кеше организмы өчен бик файдалы булса да, бик зур зыян китерергә дә сәләтле. Аны ничек җыярга һәм кулланырга? 

Гөмбәдә азотлы матдәләр, бигрәк тә азот күп. Гөмбәләр организм өчен кирәкле РР, Д витаминнарына бай. Гөмбә җыю өчен тәҗрибә, осталык, аларны яхшылап танып белү кирәк.

Гөмбә ашап агуланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

  • * Гөмбәнең таныган төрен генә җыярга.
  • * Гөмбә аз гына шикләндерсә дә, ташларга, ашап карарга ярамый.
  • * Гөмбәне эшләпәсеннән түгел, сабыннан өзәргә (агулы гөмбәне сабы аша белергә була).
  • * Гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге элпәсен куптарып алырга киңәш ителә, чөнки зарарлы матдәләр, агулар шушы элпәдә күп була.
  • * Артык зур, бозылган, черек, кортлы гөмбәләрне җыймаска.
  • * Гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк.
  • * Аз гына агулану билгеләрен сизү белән табиб чакыртырга кирәк.

Агулы гөмбәләрне ничек аерырга?

  • Гадәттә аларның төсләре бик чагу була.
  • Кайбер төрләренең эшләпәсе кулга ябышып тора.
  • Агулы гөмбәләрне кискәч, сабагының төсе үзгәрә.
  • Агулы гөмбәләргә беркайчан да бөҗәкләр кунмый.
  • Гөмбәдән дару, хлор исе килә икән — аны тизрәк ташлагыз.

Гөмбә бик тиз бозыла. Шуңа да аны җыйганнан соң 4 сәгатьтән дә артык сакларга ярамый, тизрәк эшкәртергә кирәк. Гөмбәне юганнан соң ике тапкыр кайнатыгыз.

Әгәр дә гөмбәләр кәстрүл төбенә төшә икән, димәк, пешкән. Гөмбәдәге файдалы аксым хитин матдәсе белән капланган, аны ашказаны бүлеп чыгара торган сут кына эшкәртә алмый. Шуңа да гөмбәне мөмкин кадәр вак турарга кирәк, яисә иттарткычтан чыгарырга киңәш ителә.

Гөмбәне шикәр чире, ашказаны, эчәк авыруы белән интегүчеләргә ашарга ярамый. Шулай ук кайбер гөмбәләрне спиртлы эчемлекләр белән дә куллану тыела. 14 яшькә кадәр балаларга урман гөмбәсе ашарга киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев